Татарстанда яшәү минимумы күләме арткан

Татарстанда агымдагы елның III кварталы өчен халыкның төп социаль төркемнәре буенча җан башына яшәү минимумы күләме расланган.

Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Шулай итеп, республикада 3 квартал өчен яшәү минимумы күләме җан башына  9 752 сум тәшкил итә. Эшкә сәләтле халык өчен  берникадәр күбрәк күләмдә – 10 374 сум. Пенсионерлар өчен минимум – 7 910 сум, балалар өчен 9 891 сум итеп билгеләнгән.

Моннан алдарак хәбәр ителгәнчә, киләсе елда пенсионерларга яшәү минимумы күләме 191 сумга арттырыла.


Фикер өстәү