Әллә сәүдә җанлана, әллә…

Дөньякүләм статистика 2022 ел йомгакларын исәпләвен дәвам итә. Беренче карашка саннар ярыйсы гына кебек. Планета масштабында сәүдә үткән ел 11 процентка үскән.

Ике урынлы үсеш темпы кризис юклыгын раслый шикелле. Әмма сәүдәнең акчалата күләме генә шулай тышаудан ычкынган төсле алга ыргыла. Энергия чыганакларына, азык-төлеккә, ашламаларга күтәрелгән бәяләр, икенче төрле әйтсәк, инфляция үсешне шулай матур бизәкләп күрсәтә. Товар алмашуның физик күләмнәре ыргылыш турында сөйләми. Физик күләмнәрдә сәүдә бары тик 2,7 процентка гына үскән, ди Бөтендөнья сәүдә оешмасы мәгълүматлары. Сүз дә юк, монысы да – үсеш инде, әмма ел ахырында товар әйләнеше саннары тискәре якка киткән шул. Соңгы кварталда, өченче квартал белән чагыштырганда, халыкара товар алмашу 2,1 процентка кимегән. 2023 елның беренче кварталы күрсәткече дә минуста. Кимү – 0,3 процент.

Дөнья сәүдәсенең структурасы да мактанырлык түгел. Сәнәгать товарлары сату кими, чимал һәм ягулык сәүдәсе арта. 2021 елда сәүдәдә сәнәгать товарлары өлеше 69 процент булса, үткән ел – 63 процент кына.

Зур державалар үзара сәүдәне үзгәртеп корырга тырыша. Бигрәк тә Кытайдан товар алуны киметү тенденциясе көчәя. АКШның аннан импорты быел биш айда 24 процентка кимегән. «Дөнья фабрикасы» исемен йөрткән илнең хәлен шуннан күз алдына китерегез. Financial Times кытай икътисадчыларына икътисадтагы тискәре хәлләрне телгә алуның тыелуын яза. Дефляция турында, илдән капитал качу турында бөтенләй сөйләргә ярамый.

Төзелеш гиганты «Evergrande»ны коткару чиннарга кыйммәткә төшә. Исегезгә төшерәбез: бу компаниянең дефолт һәм банкротлык алдында торуын без байтактан язабыз. Бер аның гына түгел, башка төзелеш компанияләренең дә хәле мөшкел. Алар дефолт игълан итсә, кытай икътисады җимерелеп кенә төшәчәк иде. Моны булдырмас өчен, хөкүмәт «Evergrande»га финанс ярдәме оештырды: бурычларын түләргә акча бирде. Кытай икътисадында бернинди дә кризис юк дигән тәэсир калсын өчен, күп акча тотылды. Төзүчеләр Үзәк банк акчасы хисабына гына яши башладылар. Ярдәм акчалары төзелешне арттырмады, бурычларны гына үстерде. «Evergrande»ның 2022 елда 278 миллиард долларга тиң булган әҗәте 2023 ел башына 348 миллиардка кадәр үсте. Кечерәк бурычны түли алмаган компания зуррагын түли алмаячак, билгеле. Эмиссия – акча басу – зур инфляция вәгъдә итә. Кытай ике куркыныч яр – инфляция белән ипотека кризисы арасында бәргәләнә. Бу протестлар башлану куркыныч тудыра. Быелның маенда төзелеш компанияләре тарафыннан алданган халык Янчжоуда демонстрациягә чыкты инде. Компартия халыкны никадәр генә кытыршы бияләйләр белән тотмасын, массакүләм протестны бастырып булмаячагын аңлый. Ковид чикләүләренә каршы протестлар моны раслады инде. «Инфляция кузгатачак халык ачуын кая юнәлтергә?» дигән сорау Си командасын бик борчый, диләр.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү