Сумны соңгы юлга озату, яки тормозсыз валюта кемгә кирәк?!

Соңгы көннәрдә сум – доллар бил алышуы игътибар үзәгендә. Дүшәмбе сәүдәсенең долларны 97 сумга кадәр күтәрүе аптыраш тудыра. Кайбер икътисадчылар, Россия җитәкчелеге моннан ел ярым элек кабул иткән карарлар шулай «ата», диләр.

Валюта базарында «август ләгънәте» диючеләр бар. Соңгы утыз елдан артык вакыт эчендә август ае зур түнтәрелешләр һәм бәхетсезлекләр белән хәтергә кереп калды шул. 1998 елгы дефолтта сумның мәтәлчеге, долларның берничә тапкыр кыйммәтләнеп, безне йомшак җәеп катыга утыртуы аеруча йөрәккә уелды. «Акчасызлык-кыйммәтчелек җитәкләшеп йөргән шул вакытлар яңадан әйләнеп кайтамы?» дигән сорау күңелләрне борчый башлады.

Сумның тез буыннары калтырау һәм үзенең җеназасын көткән кебек кылануы нефтькә бәяләр үсү фонында бару да аптырата. Россия нефте, Көнбатыш куйган түшәмне җимереп, югарыга китте, дигән хәбәрләр ишетелеп тора югыйсә. Андый чакта сум гел җанлана, ныгый иде. Аек акыл бу юлы да шулай булырга тиеш дип ышана. Әмма Тукай нәрсә ди әле: «Шулаен ул шулай да, ярый да эшләр барса уңайга…»

Сумның очсызлануы объектив һәм субъектив факторларның үзара үрелүе сәбәпле бара. Әйе, чимал экспорты ярыйсы гына саннар күрсәтә. Хәтта углеводород табышы үсә башлады, бюджетка ярыйсы гына акча коячак, диләр. Әмма сәүдә долларларда бармый шул. Чимал алучылар безгә конвертацияләнми торган валюталар белән түли. Ел ярым элек кабул ителгән карар дигәндә, икътисадчылар шуны күз алдында тота. Импортерларга исә юань да түгел, рупия белән дирхәмнәр дә түгел, доллар яисә евролар кирәк. Җитмәсә, импорт үсә башлады. Чит илгә барыйк дисәк, үзебез дә бит банк тәрәзәсеннән доллар сорыйбыз. Запаска да шуны тотарга тырышабыз.

Россия хакимиятләренә сумның йомшак булуы файдалы дигән субъектив факторны күпчелек аналитиклар телгә ала. Долларның бер сумга кыйммәтләнүе бюджетка 120 миллиард сум акча бирә, диләр. Курс менә шушы хәлдә торса, калган биш айда казнага триллион сумга якын акча бирәчәк икән. Казна тишеге исә бик зур, шуңа күрә доллар түшәменең йөз сумнан да ашып китүенә гаҗәпләнмәскә кушалар. «Доллар кыйммәтләнгәч, казнага акчаны кем бирә?» дигән сорауның җавабы гади: халык кесәсендәге акча кыйммәтләнгән товар сатып алу рәвешендә бюджетка таба шуа. Турыдан-туры доллар сатып алып та казнаны тутыруга өлеш кертә алабыз. Финанс министры диванда тик ятып та акча эшли ала мондый вазгыятьтә.

Халыкара киеренкелек факторы бар. «Ашлык килешүе»ннән чыкканнан соң, төрекләр Россия чималын алуны кискен киметкән, мәсәлән. Әрдоган хәйләкәр ул, кайсы нокталарга басасын яхшы белә. Чимал товарларын алуны – 20 процентка, чимал булмаган Россия товарларын импортлауны 54 процентка кыскан. Төрек лидеры якындагы көннәрдә Путин белән Зеленскийны сөйләшүләр өстәле янына өстерәп китерергә ниятли. Ул ният тормышка ашсын дип кенә телик инде. Югыйсә рәсми Россия матбугаты: «Сумның тотрыклану факторлары калмады», – дип яза башлады. Тормозсыз валюта кемгә кирәк?!

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү