Комбайнчы Рәмзия Хәбибуллина: «Ярату эшне җиңеләйтә»  

Яратып эшләсәң, авыр эш тә җиңеләя. Арча районының бердәнбер хатын-кыз комбайн ярдәмчесе Рәмзия Хәбибуллинаның чын күңелдән әйткән сүзләре бу. Әлеге тырыш һәм үҗәт хезмәт кешесе белән эш һәм аш кадере турында сөйләштек.  

Рәмзия апа тумышы белән Арча районының Шекә авылыннан. Техникага, ир-ат эшенә хирыслык бала вакытыннан ук килә торгандыр.

– Әтиебез сугышта бер кулын имгәтеп кайткан. Өч абыем булса да, төрлесе төрле якка сибелгәч, мин, төпчекләре, әти-әнинең төп ярдәмчеләре булып калдым. Үткенлегем, үҗәтлегем исә әнидән күчкәндер. Кыз чагымда ук: «Әйдә, пычкыны тотып тор, балтаны тотып тор, кадак биреп тор», – дия-дия, үз яныннан җибәрмәде ул мине. Лапас түбәсенә кадәр япкан идек икәү бергә. Шуңа күрә эшне кечкенәдән үк яратып үскәнмендер. Аннан соң, Рәдиф ике бармагын өздергән иде. Ул кадак тота алмагач, йортны башыннан алып ахырына кадәр ирем белән икәү сафка бастырдык, – диде ул.

Мәктәпне тәмамлагач, бухгалтер һөнәрен үзләштерә туташ. Аннан Шушмабаш сәүдә берләшмәсенә эшкә урнаша. Шул елларда озак очрашып йөргән Рәдифе белән дә кавышып куялар. Тырышлыклары белән дан казанган нәселле йортка – Мәмсә авылына килен булып төшә ул. Каенатасы да гомер буе комбайнда эшләп, алдынгылыкны бирмәгән кеше була. Ире Рәдиф тә сынатмый, нәкъ менә Рәмзиясе хыялындагы ир булып чыга. Тырыш, сабыр, күркәм гаиләнең бер-бер артлы кызлары һәм уллары дөньяга килә. Кызганыч, улларының гомере кыска булып чыга: биш ел элек мәрхүм була ул.

– Улым Рәмис бала-чага вакытыннан ук әтисе белән «Дон» комбайнына утырып йөрде. Зуррак сыйныфларда аның ярдәмчесе булып эшли башлады. Улым кечерәк чакта, үзем дә аларга ияреп йөрдем. Шулай итеп, биш ел иремнең ярдәмчесе булып эшләдем, – диде Рәмзия апа, кыр корабын иярли башлаган вакытларын искә алып.

Шуннан соң озак еллар «Ташкичү» хуҗалыгы амбарында, башка эшләрдә эшли әле ул. Ә комбайн штурвалы артына кабат әйләнеп кайтуы 2018 елда була. Ире янына ярдәмче итеп дәшеп алалар аны. Рәдиф абый ял иткән арада, штурвал артына да утырырга, бункерны да бушатырга туры килә. Кабинаны, иләкләрне, фильтрны карап-чистартып тору да – аның җаваплылыгында. Дөрес, күпчелек эшләр 42 ел стажлы, тәҗрибәле комбайнчы Рәдиф абыйның ярдәме белән башкарыла.

«Хатын-кызның йортта да эше кырыкмаса-кырык якка таралып ята, аларына ничек өлгерәсез?» – дип тә сорамый кала алмадык ут кебек чая комбайнчыдан.

– Малларны да карарга, кош-кортын да үстерергә өлгерәм. Ашарга исә төнлә әзерлим. Мине юкка гына «Шекә пәрие» димиләрдер инде. Минем бит өч киленем – ярдәмчеләрем бар, – дип, ихластан көлеп җибәрде ул кер, савыт-саба юу машиналарын һәм тузан суырткычны күз алдында тотып.

Рәмзия апаның сабырлыгы, үҗәтлеге, булдырам дип тырышуы комбайн штурвалы артында чарлана. Эссе җәйге кояш астында, тузан йотып, бер караңгыдан икенчесенә кадәр штурвал киеренкелеген тоеп, икмәк өчен барган көрәшне җиңеп чыгар идеме икән ул нәфис куллар?

– Кызым, эшнең бөтенесе дә авыр аның. Ләкин аны яратып эшләсәң, җиңеләя ул. Барысы да үзеңнең ничек кабул итүдән тора, – ди ул. – Мин 27 ел амбарда эшләдем. Без, ике хатын-кыз, озак еллар шушы кырлардан кайткан ашлыкны кыш буе орлык өчен әзерләдек. Соңгы елларда Рәдиф абыең белән ашлыкны үзебез агулыйбыз, үзебез төйибез, «бисмилла»ны әйтеп, басуга чыгарып җибәрәбез, шуны кабат үзебез җыеп та алабыз. Ашлык белән бәйләнештә булгангамы, эшемне яратып башкарам. Авырлыгын да сизмим. Ә бит килен булып төшкәндә арпа белән бодайны да аермый идем мин! Хуҗаларга да рәхмәт. Игенчеләргә игътибар бик зур бездә.

Шушы еллар эчендә шаяртып та, төрттереп тә: «Тимер-томыр арасында сиңа ни калган?» – диючесе дә, «Көн буе ирегез белән бергә булу туйдырмыймы?» – диючеләре дә булгалаган. Тик алар гына күңелен төшермәгән Рәмзия апаның.

– Кырын караш ташлаучылар бардыр инде, бәлки, ләкин аларның берсе дә минем эчемдәгесен белми. Рәдиф абыегыз яхшы булганга, аңа ярдәмем тияр дип тотынган эшем бу, – диде ул. – Әйе, комбайн эшен бик яратам! Минем халәтне үзе штурвал артына утырып карамаган кеше аңламый. Өстән табигатьне күзәтү генә дә ни тора?! Сезнең кояш баеган вакытта сап-сары ашлык басуын күргәнегез бармы? Яки агачларның талгын җилдә тирбәлеп утыруларын күзәткәнегез бармы? Яисә комбайн артыннан теземнәрнең җепкә тезеп салган кебек тип-тигез булып ятып калуларын? Мин менә шуларга сокланып карап туя алмыйм. Үлчәүгә эшнең авырлыкларын һәм рәхәтлекләрен салсаң, икенчеләре барыбер өстен чыгар.

Татарстанда урып-җыю барышы

Районнар Суктырылган мәйданнар (гектар) Җыелган ашлык (мең тонна) Уңдырышлылык
Әгерҗе 8446 16,8 19,9
Азнакай 11474 19,1 16,6
Әлки 24053 70,4 29,3
Балтач 12353 40,6 32,9
Буа 25095 79,0 31,5
Кайбыч 12998 49,6 38,2
Кукмара 10393 34,4 33,1
Яңа Чишмә 19887 52,3 26,3
Нурлат 21612 65,7 30,4
Питрәч 10124 30,8 30,5
Сарман 18959 41,2 21,7
Чирмешән 14243 25,3 17,8
Ютазы 7413 12,4 16,8

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 603 мең 716 гектар мәйданнан 1 млн 679,9 мең тонна ашлык җыеп алынган. Бүгенгә барлык мәйданнарның 40 процентында эшләр тәмамланган. Республика буенча уртача уңдырышлылык – гектарыннан 27,8 центнер. 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү