«Балам укырга үз аягында кереп китте. Ул моннан чыкмыйча беркая да китмим»

Иртәгә – Татарстанда матәм көне. “Канлы сишәмбе”дә башкаланың 175 нче гимназиясендә һәлак булган укытучылар һәм укучыларны искә алалар. Мәктәпләрдә укулар туктатылды. Республикадагы барлык уку йортлары да тикшереләчәк, иминлек чаралары көчәйтеләчәк. Шулай ук утлы коралы булган кешеләрнең барысын да күз уңыннан үткәрергә дигән йөкләмә бирелгән. Зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. 9 кешенең үлеменә китергән фаҗига урынында “ВТ” хәбәрчеләре дә эшләде.

Иртәгә – матәм көне

Казандагы 175нче мәктәп Азино бистәсендә урнашкан. Башкаланың халык иң тыгыз урнашкан районнарыннан берсе. Куркыныч хәбәрләр социаль челтәрләр аша иртәнге 10 тулганда тарала башлады. Соңрак билгеле булганча, 19 яшьлек Илназ Галәвиев кулына корал тотып элек үзе белем алган гимназиягә бәреп керә һәм ут ача. Баштарак һөҗүм итүчеләрнең ике кеше булуы турында хәбәрләр таралды, әмма хокук сакчылары бу мәгълүматны кире какты. Башкаланың тагын берничә мәктәбенә кораллы һөҗүм оештырылуы турындагы хәбәрләр дә, шөкер дөреслеккә туры килмәде.

Корбаннар саны да үзгәреп торды. Уку йортына шәхсән үзе килгән Президент Рөстәм Миңнеханов журналистларга фаҗигадә барлыгы 8 кеше – 1 укытучы һәм 8нче сыйныфта укучы 7 баланың һәлак булуын әйтте. Соңрак корбаннар саны 9 кешегә җитте: тагын 1 укытучы хастаханәдә һәлак булган. 20 кеше яраланган. 2 кешенең хәле аеруча авыр.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Террорчылыкка каршы республика комиссиясе утырышын уздырды. Әлеге җыелышта Татарстандагы барлык уку йортларын да тикшерү турында карар кабул ителгән, иминлек чаралары көчәйтелә. Шулай ук утлы коралы булган кешеләргә дә аерым игътибар биреләчәк. Канлы вакыйгада һәлак булучыларның гаиләләренә – 1 миллион, авыр һәм уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алучылар – 400 мең, җиңелчә тән җәрәхәтләре алган кешеләргә 200 мең сум акча түләнәчәк. 12 майда Татарстанда матәм көне игъланм ителде. Мәктәпләрдә укулар булмый.

Балаларга кем аткан?

9 кешенең гомерен өзгән Илназ Галәвиев заманында үзе дә шушы ук мәктәптә белем алган. Аннары ТИСБИ көллиятенә укырга кергән, программист булырга җыенган. Уку йортында ул беркем белән дә артык аралашмаган, үзен тыныч тоткан. Апрель аенда аның тормышында аерым телгә алырлык ике вакыйга булган: 19 яшьлек егетне укудан куганнар, ә соңрак ул утлы корал йөртү өчен рөхсәт алган. 11 май иртәсендә исә ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә кешеләрне “биомасса” дип атый. Берничә минуттан ни булганын хәзер бөтен дөнья белә. Хокук сакчылары кулына эләккәч ул бөтен дөньясына ләгънәт укый. Полиция бүлегендә яздырылган видеоязмада үзен «Ходай» дип игълан итә. Имеш, моны 2 ай элек аңлаган. Әти-әнисеннән дә баш тарта.

Сүз уңаеннан, Илназ Галәвиев Нью-Йоркта теракт булган көнне – 2001 елның 11 сентябрендә туган. Әйтүләренә караганда, үзе моның белән горурланып та йөргән әле.

Кешелек дөньясын үзенә дошман дип игълан иткән 19 яшьлек адәм актыгы гимназия ишегалдына килеп керү белән мылтыктан ата башлый. Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, атыш тавышын ишетеп ишегалдына гимназия хезмәткәре Мулланур Мостафин чыга. Беренче пуля аңа эләгә. Гимназиянең беренче катында ишек төбендә утырган вахтер ханым өстәл астына кереп кача. Әмма иминлек төймәсенә басып өлгерә. Шуннан соң гимназия җитәкчелеге җирле радио аша сыйныф ишекләрен ябып куярга куша. Тавышны ишетеп кордиорга 55 яшьлек Венера Айзатова чыга. Аның гомере хастаханәдә өзелә. Өченче катка менгәч, Илназ Галәвиев 26 яшьлек инглиз теле укутучысы Эльвира Игнатьева һәм 14-15 яшьлек 7 бала – 4 егет һәм 3 кызның гомерен өзә.

“Башта балакайны таба алмый интектек…”

Фаҗига булган урынга хокук сакчылары беркемне дә якын китермәде. Гимназиядә гомере өзелгән сабыйларның әти-әниләре ничек ялварып сорамасын, аларны фаҗига булган бина эченә кертмәделәр. “Беркемгә дә андагы хәлне күрергә язмасын”, – диде хокук сакчыларның берсе “ВТ” хәбәрчесенә. “Кертегез инде, бәлки, ул түгелдер”, – дип өметләнде бер әни. “Балам укырга үз аягында кереп китте. Ул моннан чыкмыйча беркая да китмим”, – дип өзгәләнде икенчесе. “Булган бөтен мөлкәтемне сатып бетерсәм-бетерәм, әмма балаларга аткан ул кешене эзләп табар өчен барысын да эшләячәкмен”, – ди фаҗигадә кызының гомере өзелгән ир-ат. Аларның барысын да суд-медицина экспетизасы буенча республика бюросына алып киттеләр.

Гомере өзелгән 15 яшьлек кыз турында әнисенең туганнары сөйләде: “Ул әти-әнисенең кадерле баласы иде. Бергә ун елдан артык торгач, 32 яшендә тапты бит ул аны. Бала тапкач эшләмәде, ире кызыбызны тәрбиялә, диде. Ул балага 15 яшь кенә бит әле. Әнисе шулкадәр саклады аны, физкультура дәресләре урамда булганда, килеп карап тора иде. Отличница, акыллы бала… Ялларда бергә булдылар, бүген… Башта балакайны таба алмый интектек. ДРКБга бардык, исемлектә юк, аннары гына белдек. Җыелышып алып чыкканнарын көтәбез. Атасына гына булса да алып кертеп күрсәтсеннәр иде дә бит… Хәер, анда чыдамас иде.”

Министрлар Казанга килде

Россия Президенты Владимир Путин бүген Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Кайгы уртаклашу сүзләрен ил Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да җиткерде. Беларусь президенты Александр Лукашенко, Төрекмәнстан президенты Гурбангулы Бердымухамедов, Үзбәкстан президенты Шәвкәт Мирзиеев, Словакия парламенты җитәкчесе Андрей Данко, Венгрия премьер-министры Виктор Орбан һәм башка ил вәкилләре кайгы уртаклашу телеграммалары юллады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, РФ мәгърифәт министры Сергей Кравцов ДРКБга барып, фаҗигадә зыян күргән балаларның хәлен белеште. Шунда ук киңәшмәдә узды. Рөстәм Миңнеханов әтйүенчә, район һәм шәһәр башлыклары белән махсус киңәшмә уздырылган. Барлык мәктәп һәм бакчалар тикшерелә, иминлек таләпләренең ничек үтәлгәне ачыклана. Һәлак булганнарның гаиләләренә, зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. “Эш оештырылган. Бер генә гаилә дә игътибарсыз калмаячак”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты хокук саклау органнары җитәкчеләре белән дә киңәшмә уздырды. Казан мәктәбендәге фаҗигане Россия Тикшерү комитеты Үзәк аппараты идарәсе тикшерәчәк.

Илнар Хөснуллин

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү