Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең пенсиясенә өстәмә акча түләнәме?

– Киявем авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан артык механизатор булып эшләде. Хәзер аңа 62 яшь. Авыл хуҗалыгында утыз елдан артык эшләүчеләрнең пенсиясенә өстәмә акча түләнә дип ишеткән идем. Бу дөресме?

Фаил Минһаҗев. Казан

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат үзәге:  

– 1962 елгы ир-атлар 64 яшендә, ягъни 2026 елда пенсиягә чыга ала. Теләсә нинди эш һәм теләсә нинди чор ташламалы авыл хуҗалыгы стажына кертелми. Гражданның белгечлеге эш, җитештерү, һөнәр, вазыйфалар һәм белгечлекләр исемлеге белән аталырга тиеш. Исемлек 500дән артык һөнәрдән – авыл хуҗалыгы предприятиеләре, колхоз, фермер хуҗалыклары хезмәткәрләре вазыйфаларыннан тора. Бу – машина-трактор станцияләре, хуҗалыкларда эшләүче оешмалар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре (гади хезмәткәрләр генә түгел, җитәкчеләр дә), шулай ук охшаш белгечлекләр вәкилләре дә (инженер, гидротехник, мелиоратор, энергетик). Иң мөһиме – эш урынының авыл хуҗалыгы предприятиесенә каравы. Әгәр гражданның стажы һәм авыл хуҗалыгында белгечлеге исемлек һәм документлар белән расланса, пенсиягә авыл стажы өчен өстәмә билгеләнәчәк. Бу картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләмен 25 процентка арттырачак.


Фикер өстәү