Кем бушлай теш дәваларга хокулы?

– Мин – хезмәт ветераны. Безгә бушлай теш дәваларга, стоматологик протезлар ясатырга була дип ишеткән идем. Андый нәрсә бармы?

Әлфия. Азнакай

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге: 

– Теш дәвалау һәм протезлар ясату (кыйммәтле металл һәм металл-керамикаларның хакын түләү чыгымнарыннан тыш, ясау һәм ремонт өчен)
гражданнарның ташламалы категорияләренә кагыла. Болар – хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, «Ана даны» медале булган һәм башка затлар. Әлеге хезмәт күрсәтүдән өч елга бер тапкыр файдаланып була. Теш протезлары ясауны Сәламәтлек саклау министрлыгы план буенча билгели. Әлеге план чират тәртибендә гамәлгә ашырыла.

 


Фикер өстәү