Камияр Байтимеров: «Фермер ярлы булырга тиеш түгел»

Бүген Казанда Татарстан фермерларының XXIV съезды узачак. Фермерлар белән авылның киләчәге ничек бәйләнгән? Алар табышка эшлиме? Болар турыда без Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров белән сөйләштек.

– Камияр Мижагитович, узган ел фермерлар башта ашлыкларын сата алмадылар, аннан соң корылык, икмәккә һәм сөткә түбән хак белән сыналдылар. Болар барысы да фермерларга нинди йогынты ясады?

– Шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар өчен узган ел чыннан да авыр булды. Андый еллар сирәк була. Июньнең уртасына кадәр суыклар белән сыналдык, чыккан игеннәрне дә кырау сукты. Шуңа күрә теләгән кадәр уңыш җыеп алып булмады. 2022 елда без 1 млн 231 мең тонна ашлык җыеп алган идек. Узган ел амбарларга 831 мең тонна гына икмәк кайтты. Ләкин игенне үстерү генә түгел, иң мөһиме – аннан алынган керем, тырышлыкның бәрәкәтен күрү, бурычларны каплау. Кызганыч, узган ел фермерлар табыш кертә алмады. Җитмәсә, февральдән сөт бәясе төшкән иде. Нәтиҗәдә кече һәм урта авыл хуҗалыгы оешмалары сөт сатудан аласы 7 млрд сумнан артык акчаларын югалтты. Игенне дә санасак, бу югалту 15 млрд сумга кадәр җитә. Шуңа күрә без 2024 елга шәп кәеф белән керә алмадык. Бик авырга туры килде. Шунлыктан, күп кенә шәхси хуҗалыклар терлекләрен бетерде, фермерларның 15–17 проценты эшләрен туктатты. Шулай булса да, алар 128 млрд сумлык продукция җитештерде, ягъни бу – барлык күләмнең 44 проценты дигән сүз. 2023 елда республиканың барлык төр хуҗалыклары 2 млн 198 мең тонна сөт савып алды. Шуның 700 мең тоннасы шәхси хуҗалыкларга һәм фермерларга туры килә. Тик без бюджет ярдәменең 17 процентын гына алдык. Эре агрохолдингларга ярдәм безгә караганда биш тапкыр күбрәк тия. Ни өчен шулай булуы безгә аңлашылмый.

Бу проблемалар турында фермерлар инде берничә ел әйтеп килә. Ә сезнең әлеге мәсьәләгә карата фикерегезне республика җитәкчелегенә җиткергәнегез бармы?

– Минем мөрәҗәгатьләрнең, язган хатларның исәбе-хисабы юк. Кайсыдыр мәсьәләләрдә уңышка ирешелә, кайсыларынадыр әлегә тиешле игътибар бирелми.

– Ничек уйлыйсыз: фермерлар авылның тоткасы була аламы, авылны саклап калуда аларның роле ни дәрәҗәдә зур?

– А.А. Никонов исемендәге Бөтенроссия аграр проблемалар һәм информатика институты соңгы ун елга авыл яшәешенә анализ ясаган. Алар эре индустриаль терлекчелек комплекслары һәм мегафермалар төзегән җирлекләрдә депопуляция тизләнгән, дигән нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш, агрогигантлар банкротлыкка чыккан очракта, якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләрнең тулысынча диярлек юкка чыгуы ачыкланган. Шул ук вакытта тикшеренү нәтиҗәләре гаилә фермалары күп булган, азык-төлек җитештерү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнгән районнарда халык саны саклануын күрсәткән. Фермерлар авылга зур үзгәреш кертте. Заманында аларга ышанмау, авылны бетерүчеләр дип карау да бар иде, ләкин еллар узган саен, киресе дәлилләнде. Көчле фермерлары булган авылларның киләчәге өметле.

Тик, кызганыч, андый авыллардан да халык шәһәргә агыла.

– Безне иң нык борчыганы да – халыкның авылдан китүе. Бүген анда яшәүчеләрнең нибары 25 проценты гына – эшкә яраклы яшьтә. Халык авылдан китмәсен өчен, комплекслы программа булдырырга, кешегә эш бирергә кирәк. Ә аны ничек булдырырга? Җире, дәүләт ярдәме аз булса да бар. Шуңа күрә 2023–2033 елларда Татарстанда 35–40 мең фермер хуҗалыгы оештыруны максат иткән программага керү инициативасы белән чыктык. Безне ишетерләрме – анысын вакыт күрсәтер.

Хәрби операция, санкцияләр фермерларның эшчәнлегенә ничек йогынты ясады? Фермерлар яңа шартларга җайлаша алдымы?

– Фермер хуҗалыкларының барысында да диярлек үзебезнең техника эшли. Санкцияләргә кадәр дә шулай иде, хәзер бигрәк тә. Ә Россия техникасын без «Росагролизинг» оешмасыннан алабыз. Алар белән фермерлар өчен уңышлы шартларда килешү төзедек. Орлыклар белән дә авырлык юк. Кемдер сатып ала, кемдер үзендә җитештерә. Шуңа күрә фермерлар язгы чәчүгә үз көчләре белән әзерләнә.

Авыл хуҗалыгында ашлык күп булса – бәясе юк, сатып булмый, аз булса, бәясе кыйммәт. Алтын урталыкны ничек табарга соң?

– Мин – шактый илләр гизгән, башкаларның эшен анализлаган кеше. Шуннан чыгып нәтиҗә ясап әйтә алам: хуҗалык уңышлы эшләсен өчен, рентабельлек 20–30 процент тәшкил итәргә тиеш. Әгәр юк икән, аңа кадәр эшләгән эшләренең файдасы булмый. Бу хәл бер-ике ел рәттән кабатланса, банкротлыкка чыгарга яки ябылырга мәҗбүр булачаклар. Шуңа күрә дәүләт алынмый калган табышны субсидия итеп бирергә тиеш. Теләсә нинди эшмәкәрнең кереме булган кебек, фермер да ярлы булырга тиеш түгел. Әгәр фермер билгеле бер баш терлектән билгеле бер күләмдә сөт савып ала алмый, саткан продукциясенең хакы юк икән, рентабельлек каян булсын? Кызыклы саннар китерәм: авыл хуҗалыгына керткән 1 сум акча 90 тиен табыш китерә. Эшкәртүдә исә һәр керткән 1 сумга 7 сум керем алына. Әгәр сатуны да алсак, 1 сум 15 сумга кадәр табыш китерергә мөмкин. Шуңа күрә без, кооперативлар оештырып, эшкәртүгә һәм сатуга басым ясыйбыз.

– Терлекчелек һәм игенчелек юнәлеше буенча эшләүче фермерлар күп. Соңгы елларда нинди яңа юнәлешләр барлыкка килә?

– Соңгы елларда яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыкларына ярдәм чаралары артты. Балыкчылык, авыл хуҗалыгы кооперативларына да игътибар бирелә. Соңгылары 2022 елда – 15 млрд сумлык, узган ел 14,7 млрд сумлык азык-төлек җитештерде. Тормышка ашмаган проектлар да бар. Әйтик, Зәйдә агросәнәгать паркы ачкан идек тә, ул уңышлы эшләп китә алмады. Совет заманында җитештерүне шәхси хуҗалыклардан тартып алып, читкә чыгару безнең зур хатабыз булды. Аларны авылдан читкә чыгарырга кирәкми иде. Андый очракта авылда сыер савучылар белән мал караучылар гына түгел, югары квалификацияле белгечләр дә калыр иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 446 кооператив формалашкан, ләкин аларның 181е генә эшли. Кемдер акчага кызыгып килде дә тукталып калды. Кемдер шәхси максатларын күзаллап керде. Кооперацияләр исә Кукмара, Саба районнарында күп. Буа, Чүпрәледә дә актив эшлиләр. Ә менә Әтнәдә бер генә кооператив бар.

Саннар

  • 20 елда авылдан 102 мең кеше киткән. Районнар буенча уртача алсак, 13 мең кеше дигән сүз.
  • Авылдан китүчеләрнең 58 проценты – яшьләр (15–39 яшь). Китүче хатын-кызлар ир-атларга караганда 4 тапкыр күбрәк.
  • Бүген фермер хуҗалыкларында 107 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 38,6 меңе – сыерлар.
  • Татарстанда 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы бар.
  • Шәхси хуҗалыкларның 86 процент җире – фермерларда.

Фикер өстәү