«Күрше әби урамда егылып йоклап ята. Исерек…»

Шәһәрдә подъезд төбендәге эскәмиядә утыручы әбиләр гадәти хәл. Бездә дә бар алар. Гел өчәү-дүртәү җыелышып нидер турында гәпләшәләр. Ара-тирә ялтыр-йолтыр яулык япкан әбиләр алышына: берсе урынына икенчесе утырмага килә. Арада гел «сакта» торучы бер әби дә бар. Беренче катта яшәүче Вәфирә апа (исеме үзгәртелде. – Авт.) постны бирми. Без эштә булган арада, мәктәпкә баручы-кайтучы балаларны сәлам биреп каршы ала, озата. Тик беркөнне улым шаккатып шалтырата: «Күрше әби урамда егылып йоклап ята…» Исерек икән, дип тә ишеткән…

…Үзе сер бирмәсә дә, Вәфирә апаның ире сөйләде: хатын-кыз яшьлегендә үк кибеттә эшләгәндә, чәркә күтәрә башлаган. Өченче балалары инвалид булып тугач та, шешәдә юаныч эзләгән. «Шулай итеп, төнлә тынычлап йоклау өчен, бер-ике чәркә хәмер күтәреп кую гадәти хәлгә әйләнде», – дип искә алды күршебез. Дәвалаганнар, бер тапкыр гына да түгел. Әллә шуның файдасы тигәнме, әллә яшь белән акыл кергәнме, соңгы унбиш елда өйдә хәмерне бәйрәм табынына да куймаганнар. Тик чәченә чал кергән әби кабат «яшел елан» тозагына эләккән. Сәбәбе: шәхси йортта янгын чыгып, уллары янып үлгән. Әнисенең хәленнән килмәгәч, ир-атның өчесен һәм җидесен дә күрше-күлән әбиләр укыткан…

Сер түгел, хатын-кыз эчкече  булудан да яман һәм куркыныч нәрсә юк. Әгәр әни сәрхуш икән, бу ахырзаманга тиң. Гаилә таркала, балалар ятим кала. Рәсми саннар да юатырлык түгел. Моннан биш ел элек барлык эчкечеләрнең 5 проценты хатын-кызларга туры килсә, хәзер әлеге сан – 30 процент.

Былтыр күбрәк тә эчелгән. 2023 елның сигез аена алынган мәгълүматларга караганда, республикада яңа туган балаларны да кертеп, җан башына 9,2 литр алкоголь эчемлек сатылган. Сыраны исәпкә алмыйча бу! Сату-алулар Казанда күбрәк. Беренче өчлеккә Әлмәт районы һәм Чаллы да эләккән.

Татарстанда 2015 елдан бирле «Аеклык ноктасы» социаль проекты эшли. Аның кысасында, нигездә, ана булу хокукыннан мәхрүм ителү мәсьәләсе каралган балигъ булмаган балалары булган хатын-кызлар алкоголизмнан дәвалана. Парлап килүчеләр дә бар. Мәҗбүри түгел, әлбәттә. Проектта катнашучылар дәвалану курсын узып бетергәч тә, күзәтү астында кала. Аларга психологик ярдәм күрсәтәләр, эш табарга булышалар. Бу эш балаларны социаль ятимлектән йолып калу өчен эшләнә.

– Быел авыр тормыш хәлендә калган 185 гаиләгә ярдәм итәргә тырышабыз. Аларның күбесе 45тән яшьрәкләр. Проектта республиканың барлык районнары да катнаша, – диде Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуклары буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.

Аның әйтүенчә, ни кызганыч, барлык әти-әниләр дә үз теләкләре белән эчүчелектән баш тартырга әзер түгел. Шуңа күрә күпме генә тырышып та, ахыргы чиктә балаларны гаиләдән тартып алырга туры килгән очраклар да бар.

– Проект кысасында, эчүчелектән котылырга теләүчеләргә, иң беренче чиратта, наркологлар ярдәмгә килә, – ди Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. –  Районнардагы табиб-наркологлар һәм республика наркология диспансеры белгечләре эшли. Безнең максат – хәмердән тулысынча баш тарту. Моңа төп сәбәп – ата-ана булу хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы.

Былтыр 106 гаилә, аларның алтысы парлар, проектта катнашкан.

– Дәвалый башлаганда, аларның яртысыннан күбрәгенең эш урыннары да юк иде, – дип искә алды Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. – Балалар бакчасына йөрмәгән 30 сабыйны бакчага урнаштырдык, 45 кешегә социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерергә булыштык. 63 кеше эшле булды. Тагын берсе Казанда дәвалану курсын узып бетермәгән әле, аңа эш табарга булышу өчен, Чистайга әйләнеп кайтуын көтәбез.

Әйтүләренә караганда, проект пациентларының 75 проценты туры юлга баса. Иң мөһиме, балалар ана назыннан, гаилә җылысыннан мәхрүм ителми.

…Балалар подъезд тирәсендә эленке-салынкы йөрүче, үткән-киткәннән акча сораучы Вәфирә апаны читләтеп кенә узарга күнекте. Бу кыш башында, гомумән дә, күренми башлады ул. Соңыннан гына белдек: ашказаны авыруы көчәеп үлгән. Соңгы чиккә җиткән әбигә табиблар да ярдәм итә алмаган…

 

Венера КАСЫЙМОВА:

– Алкоголизм – хроник авыру. Шуңа күрә аны бөтенләй дәвалап бетереп булмый. Бигрәк тә, хатын-кызларда. Шул ук вакытта, ир-атлар белән чагыштырганда, гүзәл затлар эчүчелеккә икеләтә тизрәк сабыша. Нишләргә? Алкоголь эчеп кенә ял итеп була, дип фикер йөртү – зур ялгышлык. Кәеф-сафа кору өчен хәмер кирәкми. Якын кешегезнең шешәгә үрелә башлавын сизсәгез, аның белән сөйләшегез, бу гамәлнең нәрсәгә китереп җиткерергә мөмкин булуын аңлатыгыз. Белгечкә барырга киңәш итегез.


Фикер өстәү