Ай, кызлар! «ВТ»ның 105 еллыгы уңаеннан Риман Гыйлемхановның шаяру катыш уйланулары

Бу дөньяда миннән бәхетле кеше юктыр. Өч иҗтимагый формациядә яшәп кара әле син! Социализмда тормыш гөрләп барды, капитализмга охшаш җәмгыятьнең тәмен дә татыдым. Инде менә матриархат чорында яшим. «Ватаным Татарстан» газетасында бүген, нигездә, кызлар гына эшли.

Мин журналистларны күз алдында тотам инде. Ирләр өммәтеннән, техник хезмәткәрләрне санамагнда, каләм ияләре өчәү генә калдык. Иң өлкәне – мин, миннән бераз гына кече – Габделбәр Ризванов һәм урта яшьләрдәге егет, егет дип, бераз тотылган кәнишне, Илнар Хөснуллин. Илнар – баш мөхәррирнең беренче урынбасары, шуңа шатланабыз да әле, ул-бу була калса, яклау табарбыз дип өметләнәбез. Ир затыннан штаттан тыш хәбәрчеләребез Рәшит Фәтхрахманов, Наил Шәрифуллин һәм Марат Кәбиров бар үзе, тик алар көн дә редакциягә йөрми шул…

Матриархат чорына әкрен-әкрен кердек без. Формация алмашыну баш мөхәррир булып Миңназыйм Сәфәров эшләгәндә үк башланды. Үзе университетның журналистика факультетында укыта да иде Миңназыйм һәм укырга килүчеләр арасында егетләрнең кимү баруы турында йөрәге әрнеп сөйли иде.

Шушы арада гына хәбәрләшеп алдык, хатыннарыбызны бәйрәм белән котлаштык. Мин аңа «Ватаным Татарстан»ның матриархат чорына ныклап аяк басуы турында әйттем. Бер дә шаккатмады Миңназыйм, алай гына да түгел: «Әле менә үзебезнең кызларны сигезенче март белән котладык, 13 кыз арасында Фәннүр Хәсәнов белән икәү генә утырдык», – диде. Ул Дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар бүлеген җитәкли, «көчле» затларның күп өлкәдә гүзәл затларга бирешә башлавы аны да бик уйландыра. «Син беләсең микән, Риман абый, хәзер хезмәт базарында зур үзгәрешләр бара, ирләр хатын-кыз һөнәрләрен үзләштерә башлады бит», – ди. Син әйткәч, белдем инде, Миңназыйм туган.

Без үсмер чакта журналист һөнәре нигездә ир-атныкы саналды. Мин җиденче класста укыганда бугай, авылда: «Казаннан корреспондент килгән», – дигән хәбәр таралды. Әле авыл кешеләренең шаккатып: «Үзе хатын-кыз икән», – дип пышылдашуы да истә калган. Бүген авылга журналист килсә, мөгаен: «Үзе ир кеше икән…» – дип шаккатып сөйләрләр.

Хәзер газетабызның баш мөхәррире – Гөлнара Ильяс кызы Сабирова. 105 еллык тарихыбызда җитәкчелеккә хатын-кыз килүе – беренче очрак. Яшерен-батырын түгел, Миңназыйм Сәфәров урынына хатын-кыз килә икән дигән хәбәр чыккач, бу кайберәүләр өчен гайре табигый тоелды. Япь-яшь кыз бала шундый абруйлы басма, хөкүмәт газетасы эшен ничек алып бара алсын ди?! Әлбәттә, икеләнүләр, шикләнүләр бик тиз юкка чыкты. Чөнки Гөлнарабыз – үз кеше, журналист хезмәтенең никадәр авыр һәм җаваплы, никадәр мактаулы һәм кызыклы икәнен үзе татыган кыз иде.

«Гөлнарабыз» дип әйтергә минем тулы хакым бар дип уйлыйм. Аның иҗат юлы мин баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән «Татарстан яшьләре» газетасында башланып китте. Без үзебезне баш мөхәррир Исмәгыйль Шәрәфиевнең шәкертләре дип саныйбыз. Гөлнара өчен Миңназыйм Сәфәров та – остаз. «Ватаным Татарстан» нәкъ менә Миңназыйм килгәч зур үзгәрешләр кичерә башлады, халык яратып укый торган газетага әйләнде.

Дөресен әйткәндә, газета битләрендә үз мөхәрриреңне мактау килешми инде ул, бераз ялагайлануга тартым була кебек. Шул ук вакытта Гөлнарабыз турында әйтмичә дә булдыра алмыйм. Эчендәге-тышында аның. Газетага һәрвакыт ниндидер яңалык кертергә омтылыр, ни эшләргә икән, дип аптырап торуын хәтерләмим. Кайбер җитәкчеләр үзләрен раслар өчен вак-төяккә бәйләнергә яраталар, эш югында эш табалар. Ә минем, бер бинада, бер катта булып та, Гөлнараны көннәр буе күрмәгән чакларым була, чөнки юкка-барга борчымый ул безне. Кайчак, аптырагач, бүлмә ишеген ачып, башымны тыгам да: «Только поздороваться», – дип елмайган булам.

«ВТ»ның матриархат чорына аяк басуын яздым инде.  Кайчак Гөлнара үзе дә: «Их, йөгереп йөреп эшләр өчен редакциядә хет бер-ике яшь егет тә булса…» – дип әйткәли. Тик юк алар… Бүген дөньясы әллә кайсы якка үзгәрде. Кайбер дәүләтләрнең Президентлары, Премьер-министрлары, гомумән алганда, җитәкчеләр, сәясәтчеләр – хатын-кызлар. Рәсми саннарга карасаң, бүген Европаның 7 дәүләтен хатын-кыз җитәкли. Азия, Көньяк Америка, Африка илләрен дә кертсәк, алар җәмгысы 17гә җыела икән һәм саннар кимүгә бармый. Дөньяда 151 дәүләт барлыгын әйтсәк, бу бит уртача һәр 11 дәүләтнең берсе гүзәл затлар кулында дигән сүз. Моңа 193 хөкүмәтнең 19ын хатын-кызлар җитәкләвен дә өстәсәк, матриархатның бөтен дөньяда яңадан-яңа үрләр яулавын күрербез.

Галимнәр әйтүенчә, чиста матриархат җәмгыятьләр тарихта булмаган, әмма, мәсәлән, Һиндстан, Нигерия, Непал, Тибет җирләрендә яшәүче кайбер халыклар белән һаман да хатын-кыз җитәкчелек итә икән. Андый халыкларда милек хатын-кыз буыны аша күчә, ирләрне хатын-кыз сайлап ала, туйдан соң ир кеше хатын-кыз өенә кайта, балалар әниләре фамилиясен ала, дип ишеткәнем бар. Ирләр, мескеннәр, хатын-кызлар белән бертигез хокук алу өчен көрәш алып баралар, ди. Шуларны уйлыйм да, «ВТ»дагы матриархат – иң кешелеклесе дип уйлыйм.

Мин еш кына вестибюльгә чыгып, кәнәфигә утырам да, мәш килеп, арлы-бирле йөгергән гүзәл кызларыбызны күзәтәм. Аларга заманның авыр йөген тартырга туры килә. Бүгенге буталчык чорда кызларыбыз газета аша дәүләт сәясәтен алып барырга мәҗбүр. Алар бүгенге идеологияне дөрес аңларга һәм халыкка дөрес итеп җиткерергә тиеш. Бит «ВТ»  «сары матбугат» түгел, теләсә ни язып, кеше башын бутарга ярамый.

Каян барысына да җитешә кызларыбыз?! Йөгереп чыгып китәләр, йөгереп кайталар да, шундук язарга утыралар. Әле кәнәфидә җәелеп утырган Риман абыйларының хәлен сорашырга: «Чәй эчәсең килмиме?» – дип әйтергә, «әйе» дип баш каксам, тәмнүшкәләр белән чәй эчертергә дә вакыт табалар. Кайбер кызларыбызның инде икешәр, өчәр оныгы да бар, аларга да  вакыт табалар, ирләрен дә көйлисе бар. Юк, без – ирләр, алар кебек эшли алмыйбыз. Кайчак, хатын-кызга сыенып, аңа ышыкланып яшибез кебек тоелып китә.

Кайдадыр укыганым бар: хатын-кыз җитәкләгән оешмада акча-макча яклары тотрыклырак була икән. Аннан соң, тыштан салкын күренгән җитәкче хатын-кызның күңелендә хисләр өермәсе уйный, ди. Моны укыгач, Гөлнарабызның  шагыйрә булуын да уйлап куйдым. Инде килеп, хатын-кыз ир җитәкче кебек вак-төяккә бәйләнми, кул астындагылар белән бик дустанә мөнәсәбәттә була, кешенең хәленә керә, эшен күрә – бәяли белә ди. Карале, бу сыйфатлар безнең мөхәрриргә тач килә дә тора икән бит.

Шушы яшемә җитеп һаман да эшләп йөрүем, бәлки, нәкъ менә гүзәл затларга тартылуым белән дә бәйледер. «ВТ»да ирләр өммәтеннән журналистларның бетә баруына көенсәм, кызларымны күз алдына китереп сөенеп куям. Өлкәнрәкләрен дусларча кочакларга теләсәм: «Риман абый, кагылма, картлыгың йога», – дип шаяртып күңелне күтәрәләр. Ә яшьләрдә мин киләчәк тормышны күргәндәй булам. Өметле, якты, матур булып күренә ул миңа. Кызларыма яңа исемнәр дә тагып бетердем. «Таң йолдызым» – Чулпан Гарифуллина. Динә Гыйлаҗиева белән Эльвира Вәлиевага «кояшым» дип дәшәм. Шулай итеп, күктәгесе белән бергә өч кояшым бар булып чыга. Лилия Гыймазова – «чәчәгем», Ләйсән Сафина – «мадонна». Ләйсәннең елмаюы мәшһүр рәссам Рафаэль Санти  ясаган мадонналарның серле күз карашын хәтерләтә. «Газиз киленем» – укытучым Илсум абыйның оныгының хатыны – Зөһрә Садыйк, Сәрия Мифтахова – «Гөлсәрия», «кызым» – Гөлгенә Әүхәдиева, «якты баш» – Зөлфия Хәлиуллина. Үзем кушкан исем белән дәшкәнгә үпкәләми алар, «әү» дип кенә торалар. Алар белән күңелле, рәхәт миңа.  Эшкә килүгә: «Нихәл, Риман дәдәй», – дип урынбасар Гөлинә Гыймадова каршы алыр. «Кофе ясап бирер идем дә, сөт юк икән, сөтсез кофе организмдагы кальцийны юа икән. Ә без синең сәламәт булуыңны телибез», – дип төрттерер. Бүлмәдәшләрем «Фәниюшка» (Фәния Әхмәтҗанова), «Терешкова» (Валентина Семенова), «Исмәгыйлевна» (Фәнисә Хәйретдинова) белән бер гаилә булып яшибез. Күрше бүлмә кызлары «Гуленька» (Гөлнара Зиннәтуллина) белән «Лили» (Лиана Мәрданова) мин керүгә хәл сораша башлыйлар. Кызларыбызның тагын берсе – Гөлгенә Шиһапова кешегә ярдәм итәр өчен яралган зат. Мин аңа «Тиктормасым» дип дәшәм.

“ВТ”дагы биш кызның исеме “Гөл…” дип башлануы очраклы хәл түгел, кызлар безнең мәңге шиңмәс тормыш гөлләребез. Һәрхәлдә, шулай булсын иде! Алтынчы “Гөл…”ебез дә бар әле. Ул – Балтачта яшәүче хәбәрчебез Гөлсинә Хәбибуллина. Аерым торсак та, мин аны һәрчак үзебезнең арада итеп тоям.

Мин «кызлар» дип язам язуын, әмма кайберләренең, ирләрен дә кертеп, өчәр-дүртәр баласы бар. Ике «Илюска»ның икесе дә (Илүсә Сөнгатова, Илүсә Минһаҗева) бертуган  сеңелләрем кебек. Фәнияләрнең икенчесенә – корректор «Фаечка»га да «Привет!» димичә узмыйм.

Актаныш кызы «Раечка» (Рәзинә Сәлахиева) яныннан: «Актаныш кызлары белән ах… таныш булулары», – дип җырлап узам. Кассир-бухгалтер «Светик» (Светлана Афонина) мине күргән саен: «Почему я тебя так люблю, Риман абый?» – дип гаҗәпләнә. Ә мин аңа: «Мы оба очень хорошие люди», – дим. Баш бухгалтер Илсөяр Вәлиуллина белән гел киңәш-табыш итеп яшим.

Еллар узар, кешеләр татар матбугаты тарихына әледән-әле күз салырлар һәм фәләненче гасырның фәләненче елларында татарның олпат басмасын гүзәл затлар чыгарган икән, дип сокланып куярлар. «Кызлар чоры» газетабызның матур бер сәхифәсе булып тарихка кереп калыр. Ә бүген без, «ВТ»дагы берничә бөртек ир, бәйрәм саен композитор Әнвәр Бакировның Риза Ишморат сүзләренә язган «Ай, кызлар, йолдызлар» дигән җырын җырлыйбыз. Ул безнең гимн кебек.

Сызылып киткән эз калдыра,

Алар нинди йолдызлар?

Эз калдырып үтә шулай

Яшь кызлар, чибәр кызлар… –

дип бары тик безнең сылуларга җырларлык дип уйлыйм. Тик менә ирләр калмаса, аларга багышлап кем җырлар җырлар икән дип моңсуланып та куям.

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү