Ил исемен йөрткән газетам бар! «Ватаным Татарстан»ның чыга башлавына – 105 ел

«Ватаным Татарстан» газетасының 105 еллыгы, мөгаен, берәүне дә битараф калдырмагандыр, дип уйларга нигез бар, чөнки бу – басманың гына түгел, бөтен татар халкының 105 еллык гомере дигән сүз.

 

 

Изге урын

Илебездә «Ватаным Татарстан» кебек озын гомерле басмалар бик аз. Төптәнрәк уйлап карасаң, газета бер гасырдан артык вакытның вакыйгаларын сыйдырган изге урын кебек. Күпьеллык архив, чорның тиңдәшсез һәм кабатланмас документы, Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең иң тулы һәм төгәл тарихы ул.

105 ел дәвамында газетаның исеме ничек кенә үзгәрмәсен, нигездә, «Татарстан» сүзе һәрвакыт диярлек сакланып килгән. Бу – үзе үк үзенчәлекле тарихи күренеш һәм аның мәгънәсе тирән. Чөнки заманалар да, журналистларның, хезмәткәрләрнең, укучыларның буыннары да алмашынып тора, тормыш-көнкүреш үзгәрә, әмма газетаның алыштыргысыз төп максаты үзгәрми: ул Татарстан халкына, татар халкына хезмәт итә.

«Ватаным Татарстан» – Россия төбәкләре арасында бүген дә иң абруйлы газеталарның берсе, аның ил күләмендә иң зур тиражлы милли басма буларак, Россия матбугатының алтын фондына кертелүе әнә шул хакта сөйли.

 

 

Күргәзмә

Юбилей елында  эшләнгән һәр гамәл, әйтелгән һәр сүз тарих битләренә кереп калырлык, киләсе буыннарга тапшырырлык булсын дип, быел без юбилей уңаеннан «Ватаным Татарстан» газетасында хезмәт иткән һәм бүген эшли торган журналистларның китапларыннан күргәзмә оештырдык. Монда редакциядә эшләгән язучыларның әдәби китаплары турында гына сүз бармый. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтик: тарих битләрендә калсын, югалмасын дип, редакциядә эшләгән язучыларның тулы исемлеген дә булдырдык. Газетабыз гасыр дәвамында татар язучылары өчен затлы мәйдан булып торган. Милләтебезнең мәшһүр уллары Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан, Муса Җәлил каләмнәре бөеклеген мирас итеп алган газета язучыларның әдәби әсәрләрен һәрдаим бастырып килә.

Ә журналистларның китапларына килгәндә исә, аларның күбесе газета битләрендә чыккан язмалардан тупланган, авыл тарихы турында язылганнары да бар. Китап киштәсе янында бу манзараны күзәтү, мөгаен күп кешедә китаплы булу теләген дә уяткандыр. Гомерен «Ватаным Татарстан»га хезмәткә багышлаган Илсөяр апа Хәйруллина да бу җәһәттән гаҗәпләнүен яшермәде:

– Мин журналистларның китап чыгару эше белән мавыкканнарын белә идем инде. Бүләк иткәләгәннәре дә бар. Әмма хезмәттәшләремнең бу дәрәҗәдә талантлы икәнлекләренә тагын бер тапкыр сокландым. Искиткеч зур байлык бит бу, – диде ул.

Әйтергә кирәк, Илсөяр апа үзе дә – 40 тан артык китапка «җан керткән» кеше. Ә баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов, редакциядә эшләгән 52 елында 60тан артык китапның төзүче-редакторы булган.

Хезмәттәшебез сүзләренә шуны да өстәп әйтик: юбилей үткәрелгән Милли китапханәдә әлеге байлыкның бер өлеше генә куелган иде. Күргәзмә редакциядә урын алачак һәм без аны тулыландыру эше белән алга таба да шөгыльләнәчәкбез.

Күп кеше легендар фотохәбәрчебез Дмитрий Бунтуков төшергән фотосурәтләрне карап та хозурланды. Бу урында, мөгаен, һәркем аның белән бергә үткән юлларны искә төшергәндер. Онытмагансыз, дип рәхмәт сүзләре дә җиткерделәр.

Матур бер бизәк

Тамаша залында  кемнәр нинди вазыйфада булуга карамастан, бары тик чын дусларыбыз гына җыелган иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, сүзне егетләрчә кыска тотып: «Укучыларыгыз күп булсын, уңышларыгыз мул булсын», – дип, матур теләкләрен теләде.  «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе  Айдар Сәлимгәрәев исә азрак тарих битләрен актарып алды. «Милләтебез тормышына зур йогынты ясаган газета бу, – диде ул. – Бер яктан  рәсми, икенче яктан халыкчан.  Бу җиңел генә бирелә торган эш түгел. Ә сез шуны югары сыйфат белән эшлисез. Яңалыклардан курыкмыйсыз, эзләнәсез».

Залда утырган ветераннарга газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова аеруча җылылык белән эндәште. «Газета катлаулы, болганчык елларны да, үсеш вакытларын да үз җилкәсендә кичерде. Шушы чорлар аша басманы безнең кулларга исән-имин тапшыра алганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә», – диде ул. Бүгенге эш турында да онытмады. «Заман яңадан-яңа таләпләр куя. Җитезлек һәм оперативлык, профессиональлек, яңалыкларга әзер булуыгыз өчен рәхмәт сезгә», – дип, сафта торучы журналистларның да күңелен күтәрде.

Ярдәмнәреннән ташламаган Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнехановка, гамәлгә куючылар –  Министрлар Кабинеты белән Дәүләт Советына, «татар матбугатына яңа мөмкинлекләр биргән кеше» дип,  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка,  җитди сәбәпләр белән бәйрәмгә  килә алмый калган Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыевага, бәйрәмне күңелле иткән сәхнә әһелләренә дә рәхмәтләрен җиткерде баш мөхәррир.

Районнардан килгән кунакларның да сәхнәгә менеп әйтер сүзләре күп булды. «Булган проблемалардан курыкмыйча, чыгу юлларын эзлисез. Авыл хуҗалыгын яктыртуыгыз бик мөһим. Көрәшчеләр өчен аерым рәхмәтләремне җиткерәсем килә.  Менә инде 60 ел буена Муса Җәлил исемендәге турнирга тугры калып, бернигә карамый үткәреп киләсез. Ул – татар халкының матур бер бизәге бит», – диде Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе, үзе дә легендар көрәшче Айдар Хәйретдинов. Сәхнәгә  менми калучылар да күңелгә сары май булып ятарлык  теләкләрен җиткерделәр. «Онытмавыгыз өчен рәхмәттән башка сүзебез юк. Безнең өчен бер очрашу үзе бер гомер бит», – диде күп еллар корректор булып эшләгән Сания Яруллина. Укучыбыз, хәбәрчебез Гарәфетдин  Хисаметдинов та фикерләрен әйтте. «Мин, сезгә килгәнче, язмаларымны  берничә газетага биреп караган идем. Җылы сүз ишетмәдем. «Ватаным Татарстан» үзем өчен буй җитмәслек басма кебек тоелган иде. Киресенчә булып чыкты. Халык белән рәхәтләнеп эшлисез икән.  Хәзер инде үзем дә журналистка әйләнеп барам», – диде ул, елмаеп.

Үтемле сүз

Көн саен, сәгать саен, минут саен безнең өскә мәгълүмат яңгыры ява… Тамчылардан күлләр, елгалар җыела һәм зур бер ташкынга әверелә. Ул ташкында саннар, сүзләр, китаплар, газета-журналлар, радио-хәбәрләр, телевидение тапшырулары, блоглар, социаль челтәрләр, интернет сәхифәләре йөзә… Шул агымнан үзеңә кирәк мәгълүматны аралап алу бер дә җиңел түгел. Кайсы дөрес? Ә кайсында сине ялган көтә? Ничек алданмаска, адашмаска?

Бәйрәмдә  бер гаилә тарихы сурәтләнгән сценарийда (авторы – Резеда Гобәева, режиссеры – Лилия Әхмәтова)  тамашачылар әнә шул сорауларга җавап эзләде. Җәмил бабай, әтисе эшен дәвам иттереп, «Ватаным Татарстан» газетасын җыеп барган. Тик өйдәгеләр аның сәер гадәтен аңламый.  Интернет дөньясында яшәүче оныгы Әмир газета-журналлар җыюның мәгънәсен күрми. Бар әйберне интернеттан табып була дип уйлый.  Үз сүзләрен исбатлау өчен, ул бабасына «Ватаным Татарстан»ның интернеттагы рәсми сайтын да табып бирә. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: быелгы «Бәллүр каләм» конкурсында «Ватаным Татарстан» газетасы «Мультимедиалы редакция» номинациясендә җиңү яулады. Безнең белән Әмир тапкан сайттан гына түгел, ә бәлки «ВКонтакте», «Одноклассники», «Telegram» кебек башка социаль челтәрләрдә дә аралашырга була.

Җәмил карт боларны белеп бетерми, әлбәттә.  Әмма бермәлгә югалып калган төсле булса да, тиз аңына килә ул. «Алай мәгънәсе юк дип кырт кисәргә ашыкма әле, улым, – ди. – Газета, һәр кешенең өенә барып җиткәнче, бик озын юл үтә. Анда күпме кешенең хезмәте, тырышлыгы кергән. Синең бит ул интернет дигән әйбереңне тотып карап булмый. Үт сүнәргә, ватылырга, юкка чыгарга мөмкин. Бер кнопкага басып, андагы язганны сызып та ташларга була. Ә басылып чыгып, ил буйлап таралган мәгълүматны  сызып ата алмыйсың. Аның бит исе дә – дәва. Кыштыр-кыштыр китереп ача-ача, кулга тотып, рәхәтләнеп гәҗит укуга ни җитә!»

Бабай хәйләкәр. Үзенекенә ирешә. Тормыш тәҗрибәсе җитеп ашкан чөнки. Газета ярдәме белән оныгы тарихтан «5ле» дә алып кайта, дус егете Саматка мәхәббәтен табарга да ярдәм итә. Менә шул хәлләрдән соң егет фикерен үзгәртә дә инде.  Аның баскычка утырып сөйләгән монологы  һәр  кешене уйланырга мәҗбүр итте. Залда тынлык урнашты. «…Бабайның газеталарын мин ничектер ярата башладым. Ул әйткән, борынны кытыклап торган  исерткеч рәхәт исен дә тоям. Кыштыр-кыштыр китереп, аларны актарудан тәм табам. Сүзнең кәгазьгә  язылуы никадәр мөһим икәнлегенә төшендем сыман! Газеталар, китаплар бит – безнең милләтнең дөньяда барлыгын, тере икәнлеген күрсәтеп торучы байлык. Бабай дөрес әйтә. Интернеттан теләсә нәрсәне сызып атырга, төзәтергә була, ә кәгазьдән – юк. Шуңа да алар яшәргә, үсәргә, булырга тиеш. Минем карт бабай да, бабай да юкка гына җыймаганнар бу газеталарны. Милләт тарихын, ил тарихын саклап калу өчен җыйганнар. Мин аларның эшен дәвам иттерергә булдым. Милләтемнең рухи байлыгын минем дә булачак балаларыма, оныкларыма тапшырасым килә. Менә, бу – үзем язылып алдырган беренче газета. Бүген минем ил тарихына бәйләнгән үз тарихым башлана. Ватаныма мәхәббәт белән сугарылган тарихым!..»

Килешәсездер,  «Ватаным Татарстан» турында моннан да үтемлерәк әйтү мөмкин түгелдер. Без исән, без яшибез!

Сан

Бүгенге «Ватаным Татарстан»:

15 меңнән артык тираж; 41 хезмәткәр; 1 атнага – 4 сан, 32 бит; 1 елга – 200 сан, 1600 бит.

Барлык информацион мәйданнарны исәпкә алганда, бер көнгә «Ватаным Татарстан» газетасында чыккан мәгълүматны 200 мең кеше укый.

Юбилей үткәрелгән 31 май көнне  газетаның 29043 нче саны әзерләнде.

 

Юбилей уңаеннан редакция хезмәткәрләре хөкүмәт бүләкләренә дә ия булды.

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе коллективына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Бүлек мөдире Фәния Әхмәтҗановага – «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән, баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризвановка  «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел»  медале  тапшырылды.

Корректор Рәзинә Сәлахиевага, бүлек мөхәррире Зөһрә Садыйковага, веб-редактор Гөлнара Гыйниятуллинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.

Корректор Фәния Фәизова, фотокорреспондент Илдар Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Веб-редактор Лиана Мәрданова «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Юбилей чараларын үткәрергә татар матбугатына битараф булмаган егетләребез ярдәм итте. Менә алар:

Фәрдиев Илшат Шәех улы – «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры

Салихов Ирек Фәрит улы – «Ядран» компанияләре төркеме Директорлар советы рәисе

Кашапов Рамил Әсфәндияр улы – «СМП БАНК» акционерлык җәмгыятенең Татарстандагы филиалы җитәкчесе

Шәйхетдинов Рәис Тәбрис улы – Биектау сөт комбинаты милектәше һәм генераль директоры.

Редакция исеменнән аларга зур рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Анна Арахамия


Фикер өстәү