Олугларыбызны олылау

Бер халыкның ниндилеген беләсең килсә, шәхесләренә кара. Аның гаклый һәм рухи көч-куәтен, авырлыкларны җиңүгә сәләтен, тормыш-яшәешнең нинди өлкәләрендә көндәшлеккә сәләтле булуын, шиксез, милли горурлык булган шәхесләре билгели. Әгәр халыкның милли үзаңын җуярга теләсәң, шәхесләре хакындагы хәтердән аер, әгәр милләтне үстерергә теләсәң, шәхесләре үрнәген алга куй, диләр!

2000 елдан «Җыен» фонды «Татнефть» ААҖ ярдәме белән чыгарып килә торган «Шәхесләребез» сериясе китаплары – озак елларга сузылган өзеклектән соң халкыбызга үзенең мәшһүр, әйдаман шәхесләрен кайтаруы белән үзенчәлекле. Инде чикләүләрдән соң бераз исеме ишетелә башлаган яки тар даирәдә генә билгеле булып кала килгән бик күп фикер ияләре, сәясмәннәр, иҗтимагый эшлеклеләр, галимнәр, сәнгатькярләр, иҗатчылар хакында тулы фәнни-публицистик мәгълүматны беренче булып шушы китаплар татар дөньясына җиткерде. Фатих Кәрими (2000), Гайнетдин Әхмәров (2000), Габдрахман Гомәри (2002), Хөсәен Фәезханов (2006), Бертуган Туйкиннар (2007), Һади Атласи (2007), Җамал Вәлиди (2010), Мәрҗани (2010), Габдерәшит Ибраһимов (2011), Салих Сәйдәшев (2017), Бертуган Хөсәеновлар (2018), Таҗетдин Ялчыгол (2019) һ.б. бик күп исемнәр, аларның эш-гамәлләре, фәнни һәм мәдәни иҗаты шулай татар мәдәниятенә кабат килеп кушылды, аның аерылгысыз бер өлеше булып яши башлады. Мөхтәрәм галим Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов инициативасы белән башланган бу игелекле эш ел саен татар халкының 3–8 шәхесе хакында өр-яңа китап булып шәхесләребез хәзинәсен баетып килә.

2021 ел да бу асыл дисбегә төймәләр тезүне дәвам итте. «Мәҗит Гафури» фәнни-популяр җыентыгы шигърияттә Тукай йолдызлыгының иң якты йолдызларыннан булган, ХХ йөз башы һәм совет дәвере татар әдәбиятының күренекле прозаигы һәм журналисты иҗатына багышлана. Китапны төзүчеләр – филология фәннәре кандидатлары Айгөл Ганиева һәм Алсу Хасавнех.

Җыентыкта әдипнең укучыга моңарчы таныш булмаган күп кенә әсәрләре, хатлары, мәкаләләре дә урын алу, шулай ук төрле чор каләм әһелләренең, галимнәренең аның турындагы истәлекләре һәм фәнни-публицистик язмалары бирелү Мәҗит Гафури иҗатына һәм шәхесенә карата үзгә бер караш тудыра. Әйтик, шагыйрьнең хатыны Зөһрә ханымның шагыйранә тел белән язылган беренче күрешү-очрашулар, мәхәббәт һәм гаилә кору тарихын тасвирлаган истәлек язмасы үзе генә дә без белә торган Гафури сурәтен тамырдан үзгәртергә сәләтле!

Аннары, совет дәверендә Мәҗит Гафурига карата калыплашкан бәяләрнең бүген дә әдәбият мәйданыннан китеп беткәне юк бит әле. Бер яктан, язучының инкыйлабка кадәрге иҗаты, асылда, «оныттырыла», үзе исә совет әдәбиятының социалистик үзгәрешләр җырчысы итеп карала башлый. «Без Мәҗит Гафурины кем буларак беләбез, таныйбыз?» дигән сорау куйсак, аңа җавап мәктәптә дә, вузда да, әдәбият белән кызыксынучылар даирәсендә дә һаман советчарак яңгырый, «Кызыл йолдыз»ларны, «Юктырсың ла, Алла»ларны искә төшерә. Әле генә басылып чыккан җыентык исә Гафури иҗатындагы татарлыкны, фәлсәфәне, гыйльми һәм фикри тирәнлекне, эстетик эзләнүләрне яңа шартларга туры китереп, идеологик тенденцияләргә бәйсез рәвештә күрсәтүе, бәяләве белән үзенчәлекле. Тупланган яңа, моңа кадәр билгесез кала килгән материалларда аның гарәп-фарсы телләрен һәм мәдәниятләрен дә, ислам динен дә, төрки-татар тарихын да тирәнтен үзләштергән, төпле белемле, зыялы шәхес, үткен фикерле публицист, гыйльми һәм дин тарихына багышланган хезмәтләр авторы булуы калкулана. Шигырьләре поэтик иҗатының бик киң тармаклы, тематик һәм стилистик төрле булуын ачарлык итеп сайланган.

Укучыга тәкъдим ителә торган бу хезмәттә язучы тормышы-иҗатына караган аз билгеле материалларны барлау, аның үз васыятен үтәп, Казанда саклана торган бай фондындагы моңа кадәр билгесез кала килгән текстлар халыкка җиткерелү тагын бер мөһим мәсьәләгә ачыклык кертә: шигъриятендә дә, прозасы, публицистикасында да – татар милләте хәлен, ваемын, кайгыларын һәм өметләрен җырлаучы, аның киләчәген кайгыртучы, ХХ йөз башындагы милли яңарышка юл күрсәтүче, татар әдәбиятының әйдаманы, милләте белән дә, иҗаты белән дә, иң беренче чиратта, татар язучысы, татар зыялысы, татар фикер иясе булган шәхеснең Башкортстанда яшәп, башкорт совет әдәбиятының нигезләрен салуда катнашуын аермачык билгели.

Икенче китап – «Композитор Яруллиннар» фәнни-популяр җыентыгы – татар югары музыка сәнгатен мәдәният мәйданына чыгарган Яруллиннар: аталы-уллы Заһидулла, Фәрит, Мирсәетнең тормыш юлына һәм иҗатына багышлана. Китапны төзүчеләр – сәнгать фәннәре кандидатлары Айгөл Софийская һәм Лилия Сәрвәрова.

Татар профессиональ музыкасына нигез салган династия бу. Җыентык шушы гаиләнең өч күренекле вәкиле турында да гаять күп, кызыклы материаллар туплап эшләнгән. Аның фактик нигезе һәм фәннилеге көчле булу китапны музыка тарихы белән кызыксынучылар өчен дә файдалы бер кулланмага әйләндерә. Шул ук вакытта китап татар музыкасы тарихының бер-берсенә охшамаган өч дәвере сурәтен тергезүе белән дә игътибарга лаек.

Шиксез, исеме күп кенә очраклы һәм гаҗәеп хәлләр белән уралган Заһидулла Яруллин шәхесе хакындагы беренче бүлек укучыга ХХ йөз башы мәдәни яңарышы, шул заман шәһәр татар тормышы, аерым шәхесләр хакында да әтрафлы мәгълүмат бирә. Әлеге бүлек белән танышканда, бу шәхеснең, күрәсең, язмышына нәкъ менә татар профессиональ музыкасын гамәлгә кую язылганлыгы хакындагы фикер күңелдән китми. Икенче бүлек – Фәрит Яруллин, аның кыска тормышы, фаҗигале үлеме, илаһи музыкасы турында сөйләү, композиторның татар мәдәниятен дөнья киңлегенә чыгару кебек гаҗәеп эшне башкаруы исә соклану да, горурлык та уята…

Гомумән алганда, җыентыкта Фәрит Яруллинның тормышына, үлеменә, музыкаль иҗатына карата шулкадәр күп мәгълүмат тупланган, ул моңа кадәр яшәп килгән ак тапларны бетерергә дә, аның дөньякүләм дан алган, татар мәдәниятен җиһанга таныткан «Шүрәле» балетының туу процессы турында гына түгел, яшь композиторның халык җырларын музыкаль эшкәртүләре (әйтик, «Хафизаләм, иркәм»), үзенең виолончель өчен сонатасы, кыллы квартеты, Пушкин шигырьләренә романслары, җырлары турында да күзаллау булдырырга сәләтле. Музыка яки бию сәнгате белән кызыксынучылар монда мәшһүр балетның төрле куелышларына, музыкасына бәяләмәләр табар. Фәрит Яруллинның татар фольклорын музыкага алып керүе, халык иҗатында – аның рухын күрсәтергә омтылышы, татар музыкасының милли нигезен барларга һәм шуны сакларга, көчәйтергә теләве китапта аермачык.

Мирсәет Яруллинга багышланган өченче бүлекне – татар профессиональ музыкасының совет дәвере тарихы дип тә карарга мөмкин. Шул ук вакытта җыентык олы музыкант һәм композиторны – үз халкының мәдәниятенә, татар теленә, тормышына битараф булмаган гамьле шәхес, зыялы һәм ярдәмчел, нечкә күңелле шагыйранә иҗатчы буларак таныта.

Гомумән алганда, җыентыкта укучыны битараф калдыра алмаслык истәлекләрнең, хатларның, Фәрит Яруллинның үлеме белән бәйле эзләнүләрнең дә, композиторның укытучылары, дуслары белән мөнәсәбәтләре, бу гаиләдә Тукайга яки Салих Сәйдәшевкә мөнәсәбәт мотивының да үз урыны бар. Бигрәк тә хатлар – самимилеге, җылылыгы белән шушы династиянең өч шәхесе хакында да эмоциональ сурәт тудырырлык (әдәби әсәр язарга яки кинофильм эшләргә материал дәрәҗәсендә алар!). Бүгенгә шушы өч шәхес хакында төрле урыннарда (фәнни үзәкләрдә, архивларда, музейларда, шәхси архивларда) сакланган иң мөһим материалларны тулысынча туплый, шулардан иң кызыклыларны укучыга тәкъдим итә алганнары өчен төзүчеләргә аерым рәхмәт әйтергә кирәк.

Өченче китап – «Нәкый Исәнбәт» фәнни-популяр җыентыгы – татар мәдәниятендә һәм фәнендә урыны бәхәссез зур булган фикер иясе, галим һәм шагыйрь, драматург, публицистка багышланган. Китапны төзүче – филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова.

Җыентыкны, күрәсең, гаять бай архивы, әле басылып чыкмаган хезмәтләре турында легендалар йөргән бу шәхес турындагы хезмәтләрнең беренчесе дип карарга кирәк. Аның кыйммәте – Исәнбәтнең шәхси архивында тупланган хәзинәнең бер өлешен «Шәхесләребез» сериясе китаплары форматында укучы игътибарына тәкъдим итүдә дисәк, ялгышмабыз. Ул галимнең карашларын, холкын-характерын, гыйльми эзләнүләрен шактый әтрафлы күз алдына китереп бастыра. Аеруча автобиографик материаллар бай булып, аларда язучының гаиләсе, аралашу даирәсе дә, чорның катлаулы тарихи-мәдәни картинасы һәм ХХ йөз башы белән совет дәверенең аерым шәхесләре сурәте (әйтик, Г. Ибраһимов, Ш. Бабич) дә, гомумән татар дөньясы һәм татарлык мәсьәләләре дә (аеруча «Минем язучы булуымда һәм әдәби эшчәнлегемдә татар хатын-кызының роле» һ.б.) җете төсләрдә күзаллана. ХХ йөз башы һәм совет чорының рухи атмосферасы, мәдәни тормышы, зыялыларның илдә барган хәлләргә мөнәсәбәтләре һ.б. бик күп өлкәләр белән кызыксынучылар да китапның беренче бүлегендә гаять үзенчәлекле, башка чыганакларда очрамый торган материал таба ала.

«Нәкый Исәнбәтнең кайбер гыйльми хезмәтләреннән үрнәкләр» дигән икенче бүлектә галимнең кызыксыну даирәсенең бер юнәлеше шактый бөтенлекле күзаллана. Музыка, татар халык иҗаты, «Идегәй» дастаны турындагы 1940 елны язылган фундаменталь хезмәте, фразеологик әйтелмәләр, хәтта җәдитчелеккә кагылышлы фәнни язмалары бик күп укып-эзләнеп язылуы, төпле дәлилләре, авторның төрки-татарларның ерак тарихын яхшы белүе, фәндә үз карашы булуы хакында сөйлиләр. Гомумән алганда, Нәкый Исәнбәт тормышы һәм эшчәнлегенә кагылышлы бай, күбесе моңа кадәр басылып чыкмаган материал тәкъдим иткән әлеге җыентык турында әле фикерләр, бәяләмәләр булыр.

Дүртенче китап «Җыен» фонды соңгы берничә ел эчендә эз салган юнәлешне – аерым бер шәхеснең тормышына һәм эшчәнлегенә кагылышлы документлар туплап нәшер итүне күздә тотып эшләнгән. Ул «Муса Җәлил – документларда» дип атала, төзүчесе – филология фәннәре докторы Рамил Исламов.

Укучы кулына кереп, тиз арада таралып беткән, «библиографик хәзинә»гә, «эзләп йөри» торган басмага әйләнгән мондый җыентыкларның Габдулла Тукайга, Галимҗан Ибраһимовка кагылышлылары дөнья күргән иде. Тагын бер басманың Муса Җәлилгә багышлануы бик дөрес, урынлы-вакытлы, хуплап кабул ителә. Татар халкының батырлыгын, илгә тугрылыгын үлеме белән раслаган шагыйрьнең сугыш һәм әсирлек дәвере шактый җентекле өйрәнелгән булса да, аның 20–30 нчы еллардагы киңкырлы эшчәнлеге, татар әдәбиятын, сәнгатен үстерү өлкәсендәге хезмәтләре, шәхес булып формалашуы – күләгәдәрәк кала килде. Автор-төзүче бөртекләп җыйган материаллар шушы бушлыкны тутыра, Җәлилнең документларда калкуланган сурәтен укучыга тәкъдим итә.

Аерым алганда, «Рәсми хатлар», «Шәхси хатлар» бүлекчәләре укучы өчен аеруча кызыклы булыр дип уйлыйм. Аларда Мусаның актив гражданлык позициясе, бер күренешкә дә битараф кала алмавы, татар мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерү өчен хакимият, иҗтимагый оешмалар белән дә, җаваплы урыннарда эшләгән кешеләр яки шәхси танышлары белән дә никадәр масштаблы аралашуы, үзенең шәхсән төрле өлкәләрдә бик күп эшләргә алынып, шуларны җиренә җиткереп башкарып чыгуы ачык күренә. Җәлил батырлыгының, каһарманлыгының чишмә башы турында уйлануларга да этәрә бу документлар. Әйтик, 1937 (!) елны редакциягә язган хатында Җәлил ул чорның күпләрне сындырган тәнкыйтьчесе Ф. Мөсәгыйть белән үзенең «Балыкчы кыз», «Алтынчәч» әсәрләренә нисбәтле бәхәскә керә, дәлилле-төпле итеп хаклылыгын исбатлый. Я булмаса Җәлилнең Сталинга, шулай ук Сталин белән Молотовка язган хатларын төрлечә шәрехләп буладыр. Әмма бер нәрсә ачык: автор чын йөрәктән татар мәдәнияте, аның хәле һәм киләчәге турында кайгырта. Күпсанлы рәсми мөрәҗәгатьләр генә түгел, бәлки Гали Рәхимгә, Хәсән Туфанга, Әмирхан Еникигә, Нәкый Исәнбәткә, Шәйхи Маннурга һ.б.ларга язылган хатлар да аларның авторының олы эшләр белән кайнап-янып, зур җаваплылык тоеп яшәвен, үзенә дә, каләмдәшләре алдына да бурычлар куеп, шуларны гамәлгә ашырып, илһамланып һәм янәшәдәгеләрне илһамландырып иҗат итүен сөйли.

Җыентыкка урнаштырылган «Муса Җәлилнең тормышы һәм эшчәнлеге хроникасы», «Муса Җәлилнең тулыландырылган яңа библиографиясе» кебек бүлекчәләр дә Җәлилне өйрәнү фәненә яңалыклары белән килеп кушыла.

Шулай итеп, 2021 ел татар халкының шәхесләре хәзинәсеннән тагын 4 китап белән сөендерде. Нинди шәхесләр бит әле: милли шигъриятебездә беренче булып, хәтта Тукайга кадәр үк, заман сулышын яңарткан Мәҗит Гафури, татар профессиональ музыкасының чишмә башында торган Яруллиннар, фән һәм мәдәният тарихын өйрәнүдә миллилекне эталон итеп алган Нәкый Исәнбәт, батырлык һәм илгә тугрылык символына әверелгән Муса Җәлил… Аларның һәркайсы – татар дөньясының олы горурлыгы.

«Җыен» фондының 30 елдан артык бара торган бу игелекле эшләре дәвамлы булсын, шәхесләре белән көчле милләтебезнең ул-кызлары мәдәният тарихында үзләренә лаек югары урынны алып, үсеп килүче буынга үрнәк булып балкысыннар иде диясе генә кала.

Дания Заһидуллина

 


Фикер өстәү