Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Майский» теплица комбинаты»нда булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖендә булды. Анда Президентка предприятие үсемлекләрне биологик саклауның үз системасын актив үстерүен дәвам итүен, аның еллык күләме 1,2 млрд үсентедән артык булган барлык халыкара алдынгы стандартларга җавап бирүен әйттеләр.

Хәзер предприятиедә савыт җитештерүне өзлексез тәэмин итү өчен тулы цикл линиясе эшли башлады. Ул елына 10 млн данә гофра савыт җитештерә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ — яшелчә уңышы буенча Россия лидеры, ул Европа җитештерүчеләренең алдынгы дәрәҗәсенә (кыяр 210 кг/м2 кадәр, томат 113 кг/м2 га кадәр) туры килә. Кышкы теплицаларның мәйданы — 35 гектар. Теплица комбинаты елына 43 мең тонна яшелчә җитештерә.


Фикер өстәү