VPN кушымтасы аша “Инстаграм”да утырган кешеләргә җинаять җаваплылыгы яныймы?

Узган яллар тормышыбызның алыштыргысыз өлешенә әйләнгән “Инстаграм” челтәре белән хушлашып узды. Дөрес, әлеге социаль челтәрдә VPN дигән махсус кушымта аша утырып була, дип тынычландыралар. Әмма соңгы арада моның өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар икән дигән имеш-мимеш тә таралды.

Ник дигәндә, берничә көн элек прокуратура Роскомнадзор идарәсенә Россиядә “Инстаграм” челтәрен тыю таләбе белән мөрәҗәгать итте. “Инстаграм”, “Фейсбук” һәм “WatsApp” челтәрләренә нигез салган Meta Platforms Inc. оешмасын экстремистик дип танырга җыеналар. Бу ни дигән сүз? VPN кушымтасы аша “Инстаграм”да утырган кешеләргә, дөрестән дә, җинаять җаваплылыгы яныймы? Бу сораулар белән юрист Роман Архиповка мөрәҗәгать иттек.

– “Инстаграм” кушымтасын телефоннан бетереп атарга кирәкми. Аның белән хәзер VPN кушымтасы аша ирекле рәвештә файдаланырга мөмкин. Бүген моның өчен бернинди җәза да янамый. Оешма Югары суд карары нигезендә генә экстремистик дип таныла ала. Югары суд исә әлегә прокуратура таләбен карамады. Өстәвенә, әлеге оешмаларның Россия территориясендә үз вәкилләре һәм юристлары бар. Суд утырышында алар да катнашачак. Meta Platforms Inc. оешмасын экстремистик дип танырлар дип уйламыйм. Моны үзенә күрә бер куркытып алу галәмәте генәдер дип саныйм. Әмма аны  эктремистик дип таныган очракта да бу гади социаль челтәр кулланучыларга кагылмас, мөгаен. Шуңа күрә тагын бер кабатлыйм: әлегә VPN кушымтасы аша “Инстаграм”да курыкмыйча утырырга мөмкин. Алга таба нәрсә булачагы Югары суд карарыннан тора.


Фикер өстәү