Татарстан Президенты дару җитештерүчеләргә ярдәм итү чараларын эшләргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дару җитештерүчеләргә ярдәм итү чараларын эшләргә кушты.

«Президент профильле министрлык җитәкчеләренә, шул исәптән, федераль дәрәҗәгә, дару җитештерүчеләргә ярдәм чаралары буенча тәкъдимнәр кертергә кушты», — дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Татхимфармпрепараты» акционерлык җәмгыятендә Татарстан Президентына бүген халыкка иң кирәкле препаратлар җитештерү линейкасын күрсәттеләр. Предприятиенең номенклатурасы бүгенге көндә 131 дару препараты тәшкил итә, шуларның алтмышы иң мөһим дару препаратлары исемлегенә керә. Аларның бәясен дәүләт көйләп тора.

Хәзерге вакытта предприятие штатлы режимда эшли. Якындагы берничә айда предприятие чимал, компонентлар һәм материал белән тулы күләмдә тәэмин ителгән.

Президентка хәбәр ителгәнчә, бүген компания дару препаратлары өчен компонентлар, шулай ук лаборатория анализы өчен чыгым комплектлары белән тәэмин итү буенча яңа логистик чылбырлар ясау буенча эш алып бара.


Фикер өстәү