«Аэрофлот» Мисыр белән Шри-Ланкадан Россия туристлары кайтачак махсус рейслар графигына төзәтмә кертте.
«Әлеге халыкара рейсларга рөхсәт алу тоткарлану сәбәпле, графикка үзгәреш кертелә», диелгән авиакомпаниянең телеграм каналындагы хәбәрендә.
Шулай итеп, самолет (SU6898) Шарм-эш-Шейхтан 15 мартта 13.00 сәгатьтә кузгала. Хургада рейсы SU6898 рейсы белән берләштереләчәк һәм Шарм-эш-Шейх — Хургада — Мәскәү маршруты буенча башкарылачак.
Коломбодан (SU626 рейсы) самолет 16 мартка 01.30 сәгатькә планлаштырылган.