Төркия һәм Мисыр курортларына бәяләр кискен арткан

Мәскәүдән Мисыр курортларына “экономкласс”та бер пассажирга бер якка очу бәясе 450 мең сумга җиткән. “Известия” хәбәрчесе 29 октябрьдә Хургада юнәлешендәге рейслар пассажирларына нәкъ менә шундый сумма түләргә туры киләчәген белешкән.

Aviasales агрегаторы “Аэрофлот”ның кече компаниясе – “Россия”нең Хургадага билетны 430-450 мең сумнан сатуын күрсәткән. Шарм-әл-шәйх рейсына урыннар хакы бераз арзанрак: “Россия”дә – 228–293 мең сум, Egyptair авиакомпаниясендә – 255–305 мең сум.

“Nordwind” авиакомпаниясе 29 октябрьдә Мәскәүдән Антальяга очучы самолетка билет бәясен 352 мең сум итеп куйган.

Ә менә Мисыр курортларыннан Мәскәүгә кире әйләнеп кайту бәясе күпкә арзан – 23 мең сумнан 100мең сумга кадәр. 7 ноябрьгә Антальядан Мәскәүгә – 23,4 мең сумга, Хургададан – 45,5 мең, Шәрм-әл-Шәехтән – 65 мең сумга кайтырга мөмкин.

Ноябрь бәйрәмнәрендә (бу – мәктәпләрдә каникул чоры да) курортлар тарафына очучы самолетларга билет бәяләре кыйммәтләнү – гадәти күренеш. Ә быел 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле ялларга “ковид яллары” да өстәлә. Шуңа күрә Мисыр һәм Төркия курортларына ихтыяҗ бөтенләй дә бермә-бер арткан.


Фикер өстәү