“Спутник V”ның “Дельта” штаммының барлык төрләренә каршы тора алуын ачыклаганнар

“Спутник V” препараты, яңа – “Дельта” AY.4.2. штаммын да кертеп, коронавирусның барлык төрләреннән нәтиҗәле саклый. Бу хакта Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдергән.

“Спутник V” вакцинасы коронавирусның барлык төрләреннән дә саклауга сәләтле”, – дигән Гинцбург “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, Мәскәүдә “Дельта”ның яңа төрләре бик аз таралу (коронавирус йоктыруның гомуми күләменең уннан бер өлешеннән дә артмый) вакцинаның чирне нык кына “авызлыклый” башлавына бәйле.


Фикер өстәү