Коронавирустан уйлап табылган вакцинаның кешегә күпме вакытка ярдәм итәчәге билгеле

Россия Оборона министрлыгы белән берлектә эшләнгән вакцина аны ясаткан кешене ике елдан артыграк вакыт дәвамында коронавирустан сакларга мөмкин. Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург шулай дип белдергән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Оборона министрлыгы белән Илкүләм тикшеренү институты булдырган вакцинаны 18 июнь көнне Мәскәүнең Бурденко госпиталендә 18 кешегә ясап (үз ихтыяры белән вакцина ясатырга карар иткән кешеләр), клиник сынау башлап җибәргәннәр. Сынауны июль азагына төгәлләү күздә тотыла.
“Вакцина ике тапкыр кертелә. Моның вакцина ясалган кешегә кимендә ике ел һәм бәлки әле озаграк та коронавирус йоктырмау мөмкинлеген бирүе көтелә”, – дигән Гинцбург “Красная звезда” газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Табиб билгеләп үткәнчә, Илкүләм тикшеренү институты Россия Оборона министрлыгының медицина учреждениеләре белән берлектә Африканың Гвинея дәүләтендә Эбола вирусына каршы вакциналар буенча эшләгәндә препаратның озакка сузылган тәэсирен раслауга ирешелгән.


Фикер өстәү