Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими

Бүген Татарстанда 39 COVID-19 яңа очрагы расланган. 11 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 28 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр-0
18-30-1
30дан 50гә кадәр-15
50дән 60-9
60-70-8
70-80-6
80-90-0
90 яшьтән өлкәнрәк-0

География :
1. Казан – 21
2. Яр Чаллы – 3
3. Әлмәт – 1
4. Арча – 1
5. Балтач – 1
6. Биектау – 2
7. Алабуга – 2
8. Яшел Үзән – 1
9. Лаеш районы-1
10. Мамадыш – 1
11. Түбән Кама районы-4
12. Балык Бистәсе – 1

Барлыгы 21 июньгә (үсеш буенча) Татарстанда 4231 COVID-19 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү