Татарстанда коронавирус йоктырган унынчы кешенең гомере өзелгән

Татарстанда бүген коронавирусның 75 яңа очрагы расланган, шуларның 1 очрагы – читтән кертелгән, 74е — авырулар белән элемтәдә булучылар.
24 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр -1
18-30 -3
30дан 50гә кадәр — 31
50дән 60-14кә кадәр — 14
60тан 70кә кадәр-16
70тән 80гә кадәр — 7
80-90-3
90 яшьтән өлкәнрәк — 0

География :
1. Казан-24
2. Яр Чаллы-23
3. Әлмәт – 1
4. Апас – 6
5. Әтнә районы-1
6. Биектау – 1
7. Яшел Үзән – 3
8. Лаеш районы-1
9. Түбән Кама – 7
10. Питрәч – 2
11. Балык Бистәсе – 4
12. Саба – 1
13. Тукай районы-1

Татарстанда COVID-19дан пациент үлеменең унынчы очрагы теркәлгән. 20 майда Казан шәһәрендә 1963 елда туган кеше вафат була. Температура күтәрелүгә һәм арыганлыкка зарланып хастаханәгә салынган.Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Үзегезне саклагыз!


Фикер өстәү