Татарстанда «КовиВак» вакцинасына кытлык туган

Татарстанда «КовиВак» вакцинасына кытлык. Белгечләр аның кимендә 10 көн булмаячагын әйтә. Бу хакта Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы уздырган «туры эфир»да билгеле булды.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, дару җитештерә торган заводта модернизацияләү чаралары узган. Әлеге яңарыш вакцина җитештерү күләмен арттырырга тиеш. Хәзер яңарту эшләре төгәлләнгән инде.


Фикер өстәү