Иртәгә туры эфирда баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов коронавирустан прививка ясату буенча сорауларга җавап бирәчәк

10 мартта Татарстан Республикасы Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабның инстаграмдагы аккаунтында махсус туры эфир узачак. Анда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов коронавирустан прививка ясату темасы буенча республикада яшәүчеләрдән алынган сорауларга җавап бирәчәк.

Вакцинаның кайсын кадатырга? Прививка ясатканнан соң тән температурасы күтәрелү – нормаль күренешме? Вакцинация узу өчен чит илгә барып торуның кирәге бармы? Прививкадан соң хәмер кулланырга ярыймы?
Татарстан Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабның инстаграмдагы аккаунтында шушы һәм башка сорауларга җавап табып булачак. Туры эфир 10:30 сәгатьтә башлана.
Эфир темасы – “COVID-19 инфекциясеннән вакцинация. Аны куллану буенча инструкция”. Әңгәмәдәш – Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Эфир Татарстан Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб аккаунтында (@stopcovid19.tatarstan) һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтында (@minzdravrt) үткәрелә.
Түбәндәге сылтамалар аша керергә мөмкин:
https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt


Фикер өстәү