Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы вакцинациягә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк

Иртәгә, 14 апрельдә, Instagramда «Коронавирустан вакцина ясау. Өченче дулкынга кадәр өлгерергә».

Татарстанда нинди вакциналар бар? Республикада ничә кеше вакцинацияләнгән? Ни өчен чит илгә сәфәр алдыннан прививка ясату мөһим? Вакцинация турында сертификат алу тәртибе нинди?

Бу һәм башка сорауларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк.

Онлайн-трансляция 11.00 Татарстанның Оператив штабы аккаунтында узачак.


Фикер өстәү