Кәрим Тинчурин театрында премьера: Актыкта «пешка»лар санала

«Дөреслек» белән «дөрессезлек» бер тамырдан ясалган. Аларның аралары да йә бик якын, йә бик ерак була. «Король» белән «пешка» да бер тактада уйный. Ләкин берсе «ашый», берсе «ашала»…

Пролог

Тинчурин театры чираттагы премьерасын – Ләйлә Сәләхәтдинова әсәре буенча куелган «Шах…Мат!» моноспектаклен тәкъдим итте. Куючы режиссер – Марсель Мәхмүтов. Бердәнбер актер – Рөстәм Гайзуллин.

Иң элек текстка тукталыйк. Әсәр рус теленнән тәрҗемә ителгән һәм махсус Рөстәм Гайзуллинга атап, аның холкына туры китереп язылганлыгын ачыкладык.

– Сюжет тулысынча уйдырмага корылган булса да, без һәр детальгә игътибар биреп эш иттек. Прокуратурада эшләүчеләрнең дә фикерләренә колак салдык, – дип сөйләгән иде «Шах…Мат!»ның «әнисе» Ләйлә Сәләхәтдинова.

Автор әсәрнең жанрын, детектив, дип атаса да, чынында алай булып чыкмады.  Игътибар үзәгендә җинаятьләр булса да, төп герой – прокурор үз язмышын бәянлый, җинаять йомгагын түгел, тормышыныкын сүтә. Безгә, тамашачыга да, җинаять түгел, күбрәк аның тормышы кызык. Детективка хас булган тикшерү процессы төп геройны ачарга ярдәм итүче бер фон гына.

Спектакль 1 сәгать 20 минут кына бара. Хәер, бер актерга зал тулы тамашачыны (премьерага билетлар инде калмаган диярлек) шул вакыт буе «тотып» торырга да кирәк бит. Ни генә булмасын, мондый спектакль – Тинчурин театры өчен дә, гомумән, барлык актерлар өчен дә яхшы тәҗрибә. Ни өчен Тинчурин театры соң?

– Без Рөстәм (Рөстәм Гайзуллин – Ред.) белән  15 яшьтән бирле таныш. Бергә укыдык, хәзер исә – иҗатташ дуслар. Моноспектакль куйыйк әле, дип 2018 елда ук мөрәҗәгать иткән иде ул миңа. Ризалаштым. Шуннан соң бергә материал туплый башладык. Озак кына киңәшләшкәннән соң, махсус Рөстәм өчен пьеса яздык, – дип җавап бирде бу сорауга Марсель Мәхмүтов.

Сүз уңаеннан, әлеге спектакль Ләйлә Сәләхәтдинова белән Марсель Мәхмүтовның беренче генә тандемнары түгел. Узган ел аларның «Кино Мәүлид» проекты кысасында төшерелгән «Плацебо» фильмы Италиядә узган халыкара кинофестивальдә «Иң яхшы тулы метражлы фильм» номинациясендә җиңгән иде. Чираттагы уртак һәм шулай ук шактый үзенчәлекле эшләре – «Шах…Мат!» татар драматургиясендә иң яхшы моноспектакль була алырмы?

«Отасың икән – яхшы, оттырсаң…»

Шахмат уенында бар да гади. Ә тормыш – катлаулы. Кечкенәдән үк аклы-каралы тактадагы фигураларны төрлечә күчереп, отуны да, оттыруларны да күп күргән прокурорның язмышы да бәрелешләрдән тора. Ләкин аның тормыш палитрасында ак белән кара гына түгел, башка төсләр һәм көчләр дә бар.

Герой балачагына әйләнеп кайткач, әтисен теленнән төшерми дә диярлек. «Әти прокурор булуымны теләде», «әти шахматта оттырмаска өйрәтте», «әти мин катнашкан концертларга килмәде», «әти – кырыс кеше», «әти биреште». «Үскәч, прокурор булам» хыялы да көчләп тагылмадымы икән геройга? Һәрхәлдә, якын кешесе белән булган коточкыч фаҗигагә кадәр шулай булгандыр ул. Аннан соң ул үзе дә дөреслекнең йомры төеннәрен чишәргә ашкына. Якын кешесен югалту геройны гаделлеккә һәм гаделсезлеккә яңача карарга өйрәтә. Аның әтисе дә – гаделлек корбаны. Гомере буе прокурор булып эшләгән корычтай ир, хатынын югалткач, бөтенләй бирешә.

«Король өчен пешка нәрсә инде ул?»

Әсәрнең үзәгендә – акча һәм акча куйган «кара канатлар». Герой ачыкларга тырышкан җинаятьтә дә акчаның катнашы зур. Шуңа да ул бу төенне бик зур авырлык белән сүтә. «Йөреш артыннан йөреш…». Прокурор хәлиткеч адымнарын шахмат тактасында «йөргән» кебек ясый. Җаваплылыктан качып котылырга теләүчеләр – король, алар тирәсендә йөрүчеләр – пешкалар. Король өчен пешканы алып ату – бер йөреш бәясе. Герой шуннан гарьләнә, «тормыш хуҗалары»ның яңа кагыйдәләр булдыруы белән килешергә теләми. Прокурор өчен җинаятьне ачып, «чин»нар алу түгел, ялгыш юлга басучыны табып, әҗерен күрсәтү мөһим.

«Күңелендәге уйларын һәркем үзенчә рәткә сала»

Прокурор ролен башкаручы Рөстәм Гайзуллинга геройның «бәхетле балачак»тан «кырыс бүгенге көн»гә кадәр кичергән хисләрен үзе аша үткәрергә туры килде. Эчендәге давыл бер тынды, бер купты аның. Бер актерга сәхнә тутырып тамаша күрсәтергә, тамашачыны үзенә каратып тотарга кирәк иде. Ярдәмчеләрсез булмады, әлбәттә. Спектакльнең композиторы Зөлфәт Вәлиуллин язган көйләр актерны да, тамашачыны да, әле бер якка, әле икенче якка «йолкып ташлады». Рәссам Роман Моров та Рөстәм Гайзуллинга бик ярдәм иткән. Сәхнәдәге декорацияләр прокурорның тормыш рәвешен дә,эчендәгеләрен дә сурәтли алган. Өстә эленеп торучы иске газеталар, мәсәлән, прокурорның матбугат белән мөнәсәбәтләренә ишарә итә. Ахырдан герой аларны ертып ташлый, гаделсезлекне халыкка таратуда журналистларны гаепли.

– Күптәнге хыялым тормышка ашты, шуңа күрә бу авыр эшкә алынуыма бер генә мизгелгә дә үкенмим. Текст күләмле, драматик өлешен дә алып барырга кирәк. Эшлиселәр алда әле, әмма бүген мин канәгать. Мин, героем кебек, хаклык өчен көрәшүче булмасам да, мәсьәләләрнең гадел чишелүен яратам, – дип сөйләде моноспектакльнең бердәнбер һәм чын мәгънәсендә кабатланмас актеры Рөстәм Гайзуллин.

Спектакль 18+ яшь чикләве белән куела. Сәбәбе – тәмәке тарту күренеше һәм әдәпсез сүз булу. Геройның тәрәзә янына килеп, тәмәке тарта башлавы моноспектакльне 4D фильмга әйләндерде дә куйды. Билгеле, бер генә герой һәм бер генә язмыш булгач, прокурор яшәгән мохитне, аның гадәтләрен тулысынча чагылдырырга кирәк булгандыр. Әмма бу тамашачыга ни дәрәҗәдә кирәктер…

Лилия Гыймазова 

Фото Рәмис Нәҗмиев


Фикер өстәү