Татарстанда күмәк иммунитетның кайчан булдырылачагын әйткәннәр

Республикада коронавирустан вакцинация темпы кимемәгән очракта, чиргә күмәк иммунитет инде киләсе елның башында ук булдырылырга мөмкин.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов вакцинациягә багышланган махсус туры эфирда шулай дип белдергән. “Республикада вакцинация эше әйбәт кенә алып барыла, ләкин соңгы араларда бераз сүлпәнәю сизелә башлады. Моңа кадәр көненә 33-34 мең кешегә прививка ясаган булсак, хәзер бу сан 25 мең чамасына калып бара. Эшләр уңай барса, 2022 елның гыйнварында күмәк иммунитетка ирешәчәкбез. Уңай бармаса, тиз генә ирешмәячәкбез”, – дигән ул.
Дмитрий Лопушов искә төшереп үткәнчә, баштарак, күмәк иммунитет өчен Татарстанда яшәүчеләрнең 60 процентының вакцинацияләнүе дә җитә, дип уйланылган. Ләкин хәзер, “дельта” штаммы килеп җитү сәбәпле, 80 процентына прививка ясатырга кирәк икән. “Иммунитетның тизрәк формалашуы үзебездән тора. Күмәк иммунитетны кирпеч дивар рәвешендә күз алдына китерик. Прививка ясаткан һәрберебез шушы дивар төзелешенә бер кирпеч сала. Барыбыз да тизрәк вакцинация узып, үз кирпечебезне өстәсәк, коронавирустан сакларга тиешле диварны шуның кадәр тизрәк төзиячәкбез”, – дигән эпидемиолог.


Фикер өстәү