Хургада һәм Шәрм-әл-Шәйхка самолетлар оча башлаячак

Россия һәм Мисыр Президентлары Владимир Путин белән Абдел Фәттах әс-Сиси Мисыр курортларына, аерым алганда, Хургада һәм Шәрм-әл-Шәйхка чартер авиарейсларын яңарту турында килешкән. Бу хакта Мисыр Президенты сайтында хәбәр ителә. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков та әлеге мәгълүматны раслады, дип хәбәр итә ТАСС.

Россия Туроператорлар ассоциациясе директоры Майя Ломидзе Россия туроператорларының Мисыр курортларына чартер рейсларын авиаэлемтә яңарганнан соң 7-14 көн узгач җибәрә алачагын әйткән. Самолетларның курорт-шәһәрләргә кайчан оча башлаячагы әлегә төгәл генә мәгълүм түгел. Шулай да кайбер рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, Мисырга май бәйрәмнәреннән соң, айның икенче декадасында, авиаэлемтә тулысынча яңартылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: Россия авиакомпанияләре 2018 елдан Каһирә шәһәренә генә очу мөмкинлеге алды. Моңа кадәр, 2015 елда “Когалымавиа” самолеты һәлакәткә юлыгу сәбәпле, илләр арасында самолетлар очмады.


Фикер өстәү