Россия туристлары ил курортларына сатып алынган юлламаларын Төркиянекенә алыштыра башлаганнар. Бу хакта РИА Новости Россия Туроператорлар ассоциациясе директоры Майя Ломидзе сүзләренә таянып яза. Моңа кадәр вице-премьер Татьяна Голикованың 22 июньнән Төркия белән авиаэлемтәләрнең яңартыла.
“Россия курортларын Төркиянекенә алыштыралар, моңа ихтыяҗ бар, әмма әлегә алыштыручылар санын төгәл генә әйтеп булмый”, – дигән Ломидзе.
“Интурист” туроператоры хәбәр иткәнчә, юлламаларын Төркиягә алыштыручылар бармак белән санарлык кына. “Әлегә бик аз вакыт узганлыктан, статистика турында әйтеп булмый. Әмма туристлар моның белән кызыксыналар”, – дигән туроператор вәкиле РИА Новости хәбәрчесенә.
Әйтүләренчә, юлламаларын алыштырырга теләүчеләр күп булмаса тиеш, чөнки бу асылда туристның туроператор тоткан чыгымнарны каплавын сорый.