Җиңелү һәм мәхәббәт. Без типкән туп ник керми?

Россия җыелма командасы Европа чемпионатыннан төшеп калды. Бельгия, Дания һәм Финляндия уйнаган төркемдә безнекеләр дүртенче урынны алды. Соңгы очрашуда халкы 6 миллион кешегә дә тулмаган ил уенчылары Россия футболының урыны кай тирәдә икәнне күрсәтте. Җанатарлар үзләрен ничек кенә алдарга тырышса да, чынбарлык барыбер үзенекен итте. Кем гаепле? Җавабын табарлар, әлбәттә, тик хаталарын төзәтерләрме?

Моннан ике ел элек Россиядә узган дөнья чемпионатында Станислав Черчесов командасы чирекфиналга ук барып җиткәч, без инде башкача уйлый башлаган идек. Әмма өч ел эчендә ил футболында яхшы якка берни үзгәрмәгән булып чыкты. Италия һәм Франциягә ике уенчы җибәреп кенә хәлләр яхшыра алмый. Әле былтыр ук узарга тиешле Европа беренчелегенең тәүге матчында Россия командасы Бельгиягә оттыргач, дөресен әйткәндә, артык кайгыручы булмады. Ни дисәң дә, көндәшләр ФИФА рейтингында беренче урында урнашкан. Менә дигән уенчылары бар, безнекеләр исә кайвакыт социаль челтәрләрне шартлату белән генә мактана ала.

Финляндиягә каршы узган очрашуда исә Россия матчны үз файдасына төгәлли алды. 3 очко бар, әмма уен күренмәде. Бердәнбер туп команда уены түгел, ә бер футболчының (сүз уңаеннан, чит илдә уйный) осталыгы нәтиҗәсендә керде. Шуңа күрә Даниягә каршы узасы очрашу алдыннан өметләр әллә ни зур түгел иде. Шулай да уен алдыннан ир-егетләр кибет тирәсен урап кайтты, хатын-кыз исә, бәласеннән башаяк дип, кичен телевизор тирәсенә бармаска тырышты. Ә матч башланырга берничә сәгать кала Россиянең спорт министры Олег Матыцин журналистларга ил җыелма командасы турында фикерен җиткерде. «Безнең футболчылар әлегә үз мөмкинлекләреннән кайтыш уен күрсәтә. Моның нәрсәгә бәйле булганы турнир тәмамлангач ачыкланыр», – диде ул. Әзер торыгыз, кыскасы.

Хәлиткеч өченче матчта Россия җыелма командасы көндәшкә беренче таймда гына каршы тора алды: бер туп керттерделәр. Икенчесендә исә көндәшләр Илья Сафонов саклаган капканы өч мәртәбә яулап алды. Россия футболчылары Даниягә каршы берни эшли алмады. 1:4 исәбе белән тәмамланган очрашу Станислав Черчесов командасын ярыштан төшереп калдырды.

Кем гаепле? Россиядә бу сорауга җавапны һәркем таба ала. Тик ни эшләргә икәнлеген төгәл белүче юк. Турнир тәмамланыр-тәмамланмас баш тренер Станислав Черчесовны эшеннән алу тәкъдиме булды. Аның футболчыларны дөрес уйнатмаганын да, күп хезмәт хакы алганын да, башкаларның фикеренә колак салмаганын да искә төшерделәр. Дөрес сөйлиләр. Тик остаз алыштырып кына һөҗүмчеләр туп кертергә, ә сакчылар яхшы итеп сакланырга өйрәнерме? Бик тә шикле. Әгәр яшь уенчыларны сайлап алуда ук әшнәлек калкып чыга, футболчы Россия паспортына ия булган өчен генә зур хезмәт хакы ала, чит илләрдә исә безнекеләрнең кирәге юк икән, җыелма командадан нәтиҗә өмет итү кыенрак. Җиңелүнең тагын бер сәбәбе бар: бер-беребезне ярата белмибез. Икесе ике дөньяда яшәгән футболчы белән тамашачы арасында мәхәббәт җиңүләр вакытында, ягъни кирәк чакта гына барлыкка килә. Ялган һәм шартлы мәхәббәт. Хәер, монысы футболда гына түгел, башка эшләрдә дә еш очрый.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

 


Фикер өстәү