89 яшендә дә келәм бәйләүче Гөлфәния Садыйкова: «Көн түгел, сәгать эчендә эшлим мин аны» 

Зәй районының Ашыт авылы элек-электән келәм тукучы осталары белән дан тоткан. Бу яклар аеруча стан белән келәм тукучы осталары белән популяр. Дөрес, еллар узган саен элеккеге буынның һөнәрләре онытылып бара. Бүген биредә дә стан белән тукучылар исән түгел инде. Ә менә тырыш, кул эшләренә хирыс кешеләр, шөкер, бар. 89 яшьлек Гөлфәия апа Садыйкованың да осталыгына, җитезлегенә сокланып, шаккатып кайттык. Яше «сөбханалла» дип әйтерлек булса да, бездән алда йөгерә, җәһәт кенә баскычка менеп-төшеп йөри торган чая апа булып чыкты ул. Һич кенә дә үз яшен бирә торган түгел инде.  

Өйдә һәр җирдә Гөлфәния апаның кул җылысы кергән эшләнмәләр урын алган: урындык түшәкләре, карават япмалары, мендәр тышлыклары, стенага да рәсемнәрне чигеп элгән. Шулай да иң күбе – идән келәмнәре. Алар өйдә дә, мунчада да, ишегалдындагы ял бүлмәсендә дә… Аларның күплеген күреп, хәйран калдык.

– Бер келәмне ничә көндә бәйлисез? – дигәч, Гөлфәния апа көлде дә: «Нинди көн булсын? «Ничә сәгатьтә?» – дип сора! Тиз эшлим мин аны. Аның берние дә юк бит. Челтәр бәйләгән кебек кенә бәйләп барасы», – диде. Аннан соң җәһәт кенә утырган җиреннән сикереп торды да: «Әйдә, бәйләп күрсәтәм мин сиңа», – дип, өенә алып кереп тә китте.

Һәм, чынлап та, ун минут дигәндә келәмнең үзәге әзер дә иде инде.

– Мин бөтен эшне эшлим. Балачактан кулымнан шушы эшләр төшмәде. Саулыгым да яхшы булды, сәламәтлекне дә өеп бирде миңа Аллаһы Тәгалә. Эшләргә бик яратам. Эш кенә булсын миңа, аннан башка тора алмыйм. Эш булса рәхәт, сөенә-сөенә йөгерәм, – дип шөкер итеп яши ул.

Гөлфәния апаның осталыгын белгән авылдашлары киелми яткан кием-салым, чүпрәк-чапракларын китереп кенә торалар икән. Келәм өчен тукыманы әнә шулардан әзерли ул. Иң элек кием, челтәрләрне тасма итеп кисә дә йомгак итеп йомарлый. Келәм бәйләгәндә хәтта пакет куллану гадәте дә бар икән.

– Алып килгән киемнәрне көне буе кисеп утырам. Кайбер әйберләрне кисәргә кызганам. Яхшы-яхшы киемнәр дә китерәләр. Аларны кызганмыйча ничек кисәргә кирәк? Төсләре матур булса, бик яхшы килеп чыга келәм, – ди Гөлфәния апа.

Үзенә генә түгел, туган-тумача, авылдашларына, балаларына – барысына да бүләк ясарга ярата ул.

– Элек келәмнәрне стан белән дә суга идек. Мин дә эшләдем аны. Хәзер авылда андый кешеләр бетте инде. Соңгы остабыз күптән түгел генә вафат булды. Хәзер безнең яшьлек һөнәрен дәвам иттерүчеләр калмады шул. Кызларым да эшнең тәртибен белсәләр дә, утырырга кирәксенмиләр. Үзем исән булганда, рәхәтләнеп бәйлим әле мин, – диде яңа танышыбыз.

Гөлфәния апа әйтүенчә, Ашыт халкы гомер-гомергә һөнәрле, бик уңган, оста булды.

– Кул эшенә дә, балта эшенә дә куллары килеп торды, чаналарны да оста итеп ясадылар, – ди ул. – Кулларыннан килмәгән хезмәт булмады. Безнекеләр шулай бер һөнәр белән барган инде ул. Үз тырышлыгы белән тамагын туйдырган.

Гөлфәния апа ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстергән. Гаилә башлыгы ун ел элек мәрхүм булган. Бала хәсрәте дә читләп узмаган әни кешене. Бер кызы яшьли килеш суга батып үлгән икән. Хәзерге вакытта тиктормас әниләре янына балалары атна саен кайтып йөри. Тормыш дәрте, чаялыгы, энергиясе тиз генә сүнмәсен иде әле, дигән теләк белән кузгалдык Гөлфәния апа яныннан.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Зөлфия Хәлиуллина

 


Фикер өстәү