Катарга урау юлдан барасы. Россия җыелма командасы хәлиткеч матчта оттырды

Федор Кудряшов Россиядәге футбол җанатарларының иң күралмаган уенчысына әверелде. Якшәмбе кичендә Хорватиягә каршы узган очрашуның 81нче минутында үз капкасына туп кертте 34 яшьлек сакчы. Үкенечле вакыйга, әмма Россия җыелма командасы футболчылары дөнья чемпионатына юлламага лаек булырлык берни майтара алмады. Капкачы Матвей Сафонов һәм яңгыр комачауламаса, исәп 0:1 түгел, ә бөтенләй башка булачак иде.

Дөнья чемпионатына сайлап алу ярышының H төркемендә, дөресен әйткәндә, иң баштан ук Хорватия төп фаворит саналды. Әмма хорватлар беренче очрашуда ук Словениягә оттыргач, соңгы матчка кадәр Катарга юлламаның кемгә эләгәсе билгесез булып калды. Ул гына да түгел, Россия җыелма командасы Влерий Карпин кулы астында уйный башлагач, бер мәртәбә дә оттырмады. Биш тапкыр җиңү яулады, бердәнбер ничья исә шул ук хорватларга каршы Мәскәүдә узган беренче очрашуда булды. Хәлиткеч матч алдыннан безнекеләр 2 очкога алда бара, димәк, дөнья чемпионатына эләгү өчен ничья да җитә иде. Ничья димәктән, моңа кадәр Россия һәм Хорватия командалары дүрт мәртәбә очрашып, бу матчларның барысы да тигез исәп белән тәмамланган иде. Дөрес, әлеге матчларның берсе Россиядә узган дөнья чемпионатының чирекфиналында булды, көндәшләр матчтан соң тибелгән пенальти нәтиҗәләре буенча ярымфиналга узды һәм ахыр чиктә көмеш медаль яулады.

Әмма 14 ноябрь кичендә тигез исәп берничек тә була алмый иде. Россия җыелма командасы уенчылары хорватларның капкасына якын да килә алмады. Көндәш исә һөҗүм артынан һөҗүм оештырды. Беренче таймда аларга капкачы Матвей Сафонов каршы торса, икенчесендә ишеп яуган яңгыр осталык күрсәтергә комачау итте. Очрашу ахыры якынлашкан саен Россиянең футбол тамашачысы арасында могҗиза буласына ышанучылар арта барды. Ләкин 81 нче минутта Федор Кудряшов үз капкасына туп кертеп, әлеге өметләрне чәлпәрәмә китерде.

Әлбәттә, үкенечле вакыйга, тик үз-үзебезне алдау да дөрес түгел. Россия җыелма командасы нәрсә хисабына хорватлардан өстен чыгарга тиеш иде? Туп кертмәсәң, җиңеп булмый. Көндәш капка янына барырга куркып торасың икән, 3 очко турында ничек хыялланмак кирәк? Җанатарларның төп өмете уенчылар түгел, ә баш тренер Валерий Карпинда булды. Әмма ул уен кырына чыгып, Европаның иң яхшы командаларында туп тибүче футболчыларга каршы уйный алмый. 140 миллион кеше яшәгән илдә башка илләр янәшәсендә көлкегә калмаслык итеп футбол уйный белүче ике дистә кеше җыелмый икән, бу проблеманы Карпин гына хәл итә алмый. Чынга ашмаслык өметләргә алданган тамашачы исә Кудряшовка ләгънәт яудыра. Бер уенчыны алмаштырып кына хорватлар белән тигез дәрәҗәдә уйнап булса икән лә ул. Аннан соң, 8 октябрьдә Казанда булган очрашуны да искә алу комачау итмәс иде. Россия җыелма командасы словакларны көндәшнең автоголы, ягъни үз капкасына керткән тубы ярдәмендә ота алды. Ул очрашуда исә Словакия безнекеләрдән бер дә кайтыш уйнамады. Бәхет бер мәртәбә елмаерга мөмкин. Икенчесендә исә аның өчен көрәшергә кирәк. Җыелма команда монысын иң кирәк вакытта булдыра алмады.

Җиңелсә дә, Россия җыелма командасының Катарга бару мөмкинлеге юкка чыкмады әле. Үз төркемнәрендә икенче булган 10 һәм Милләтләр Лигасының тагын 2 командасы катнашында март аенда узасы турнир нәтиҗәләре буенча тагын 3 юллама иясе ачыкланачак. 12 команданы 3 төркемгә бүләчәкләр, җиңүчеләр дөнья чемпионатында чыгыш ясаячак. Башта ярымфинал, аннары финал – кыскасы, ике җиңү кирәк. Әлеге юллар язылганда бу турнирда Россиядән тыш Шотландия, Португалия, Швеция һәм Төньяк Македониянең катнашасы билгеле иде. Исемлектә тагын да көчлерәк көндәшләр булырга мөмкин.


Фикер өстәү