“Без аларга түгел, аларга безгә каршы чыга”. “Ак барс” Уфага ике җиңү белән бара

Уены башка, нәтиҗәсе шул ук. Казанда теләсә кем матч язмышын хәл итәргә мөмкин. Уфа лидерлары исә булдыра алмый. “Ак барс” “Салават Юлаев”ны икенче матч рәттән отты. Дөрес, бу юлы җиңүчене ачыклар өчен тамашачыны овертаймга кадәр утыртырга туры килде.

Икенче очрашуның беренчесеннән кискенрәк буласы алдан ук билгеле иде. “Без “Ак барс”ка каршы ничек уйныйсын аңладык. Җомга көнне барысын да яңа баштан башлаячакбыз”, – диде Уфа командасының баш тренеры Томи Лямса беренче матчта 1:4 исәбе белән оттыргач. “Салават Юлаев” икенче уенны отып, үзләрендә буласы очрашуга өметләнсә, “Ак барс”ның сериядә җиңү мәсьәләсенең яртысын Казанда ук хәл итеп куясы килде. Кыскасы, командалар уен башында ук бер-берсен- кызганмаячагын күрсәтте.

Беренче периодта ук Уфа командасы бер уенчысын югалтты. “Салават Юлаев”тан Владимир Жарковның “Ак барс”тан Стефан да Костаны бик тә бәреп егасы килде. Әмма боздан күтәреп диярлек Жарковны алып чыгып киттеләр. Тәүге матчта көндәшләр бер-берсенә каршы көч куллану алымыннан 16 мәртәбә файдаланса, алга китеп булса да әйтик, икенче очрашуда андый бәрелешләр ике мәртәбә күбрәк булды. Аеруча ике команданың капитаннары Артем Лукоянов белән Григорий Панин бер-берсен аямады. Дөрес, “Ак барс” уенчысының “Салават Юлаев” хоккейчыларын чыгырыннан чыгару максаты тормышка ашты. Панин исә бер мәртәбә боздан куылды, ахырда очрашуның язмышын хәл иткән алка керүдә дә аның өлеше юк түгел.

Беренче очрашуда исәпне “Ак барс” ачкан иде. Бу юлы кунаклар уңышка иреште. Казан сакчысы Дмитрий Юдин ялгышкач, Уфа һөҗүмчесе Петр Хохряковның алка кертми хәле калмады. “Ак барс”ның җавабын икенче периодка кадәр көтәргә туры килде. Аның каравы, алканы Найджел Доус кертте. Плэй-оффта файдасыз дип саналган һөҗүмче “Салават Юлаев”ны икенче уен рәттән буш җибәрми. Ул беренче матчта алка керткәндә вакыт 29 минут 11 секундны күрсәтә иде, икенчсеендә исә Доус 29:23тә уңышка иреште. Аның каравы, беренче очрашуда бу вакытта инде матчның язмышы хәл ителгән иде, монысында да 3нче период ахырына кадәр алка кертмәделәр, тик җиңүче бары овертаймда гына ачыкланды.

Станислав Галиев “Ак барс”ка җиңү алып килгән хәлиткеч алканы өстәмә вакыт башланып ике минут узгач кертте. Моңарчы бозда әллә ни күренмәгән һөҗүмче капка янында иң җитез уенчы булып чыкты. Әмма берничә секунд алдан булган вакыйганы искә алмый мөмкин түгел. Капка янында хоккейчылар бер-берсен төрткәли башлагач, Григорий Панинның башыннан шлемы төшеп китте. Ансыз уйнарга ярамый. Панин китте, “Ак барс” уенчылары алка кертергә калды. Очрашу тәмамлангач, “Салават Юлаев” капитаны хөкемдарлар яныннан бик озак китә алмады.

Уфаның фин уенчыларыннан тупланган беренче өчлеге исә бу юлы да берни майтара алмады. Аларга каршы “Ак барс”тан күбрәк Глухов – Бурмистров – Лукоянов өчлеге каршы торды. Баш күтәрергә ирек бирмәгәч, Уфа легионерлары боздан очкосыз кереп китте. “Без аларга түгел, алар безгә каршы чыга. Күрәсең, бездән куркалардыр инде. Без чыгабыз, аннары алар да чыга. Бүген менә безгә алка кертергә ирек бирмәделәр”, – диде Артем Лукоянов уенын чынын бергә кушып.

“Салават Юлаев”ның инде 2017 елның ноябреннән бирле Казан уңышка ирешә алганы юк. Әмма “Ак барс” та даими чемпионат барышында Уфада ота алмады. Якшәмбе көнне “Салават Юлаев” “Ак  барс”ны туктату өчен кулдан килгән һәм килмәгәннең барысын да эшләячәк. Көндәшнең чигенерлеге калмады.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

фото: ak-bars.ru


Фикер өстәү