Җырланмаган әле сезнең җыр. «Ак барс» җанатарларына ник үпкәлиләр?

Уфада «Ак барс» җанатарларын тәртипсезлектә, хәтта ки экстремизмда гаеплиләр. Имеш, 21 март көнне узган очрашуда Башкортстан гимны яңгыраганда алар барабаннар кагып, үз командаларының исемен кычкырып утырган. Кызык, бу матч «Салават Юлаев»ның җиңелүе белән тәмамланып, хуҗаларга плэй-офф ярышыннан төшеп калу янамаса, мондый тавыш чыгар иде микән? Әллә сәбәп башкадамы?
«Ак барс» белән «Салават Юлаев» арасындагы очрашулар боздагы каршылык белән генә бетми. Барыбер ни дә булса китереп чыгаралар. Бу юлы шау-шу тудырган вакыйга Уфада узган өченче матч башланыр алдыннан булды. «Татнефть-Арена»дагы кебек «Уфа-Арена»да да башта Россия гимны яңгырады. Аннары Башкортстанныкын куярга тиешләр иде. Әмма хуҗалар бу очракта яңалык кертергә уйлаганнар. Музыка кабызмадылар, трибунадагы халык видеокубка язылган сүзләрне укып, гимнны үзе көйләргә, ягъни а-капелла башкарырга тиеш булып чыкты. Йә әйтегез, күпме кеше эшли ала моны? Кыскасы, тамашачы арасында буталчыклык килеп чыкты, тынлык барлыкка килде, шул арада «Ак барс» җанатарлары барабаннар кагып, Казан командасының исемен кычкыра башлады.

Әлеге вакыйганы Башкортстанда үзләрен кимсетү өчен махсус эшләнгән адым дип кабул итүчеләр табылды. «Ак барс» җанатарларын тәртипсезлектә, хәтта ки экстремизмда да гаепләделәр, җәзага тартырга чакырдылар. Күрше республиканың югары даирә затлары да читтә калмады. Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев бу хәлне «вакханалия», ягъни чиктән ашкан тәртипсезлек дип атады. «Без – ике тугандаш республика, һәрвакыт бер-беребезне хөрмәт иттек. Моңа кадәр күршеләр тарафыннан мондый кыланмыш күргәнемне хәтерләмим. Татарстанда бу вакыйгага игътибар бирерләр һәм җанатарлар делегацияләре белән тәрбия мәсьәләсендә ныграк эшләрләр дип өметләнәм», – дигән ул. Бөтендөнья башкорт корылтаенда исә КХЛдан бу вакыйганы тикшерүне таләп итәләр.

Казан тарафы, төгәлрәк әйткәндә, «Ак барс» клубында бу хәлләрне аңлашылмаучанлык дип атадылар. «Бернинди дә алдан әзерләнгән адым түгел бу. Матч барышында ук ике команда җанатарлары очрашып, тынычлап сөйләште. Мондый хәл килеп чыкканга борчылабыз һәм кабатланмасын өчен чаралар күрәчәкбез, – диелә Казан клубы белдерүендә. – «Ак барс» КХЛ матчлары алдыннан милли гимннарны башкару мөмкинлеге бирелүне хөрмәт итә. Андый өстенлек Россиянең ике төбәгендә генә бар». Кыскасы, ике як та үз фикерен әйтте. КХЛ Казан клубына техник регламентны бозган өчен 100 мең сум күләмендә штраф салды. Җанатарлар исә аны үз кесәләреннән түләргә вәгъдә иткән.

Әлбәттә, күңелле вакыйга түгел. Җанатар халкының трибунада бар дөньясын оныта торган гадәте бар. Әмма бу хәлләрдән сәясәт ясау, аннан хәтта экстремизм эзләү кул кысышуга илтми. Бер якның икенчесенә гаеп атуының ни китереп чыгарганын беләсегез килсә, хоккей командаларының социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә күз салыгыз. Инде тынычланып, бар игътибарны бозга бирергә вакыт җитсә дә, әле һаман бу вакыйганы күпертергә тырышучылар юк түгел. Аңлашыла инде, «Ак барс» «Салават Юлаев»ны өч мәртәбә рәттән отып, упкын читенә бу дәрәҗәдә тиз китереп терәячәген беркем дә фаразлый алмаган иде. Спорт сөючеләрне боздагы кискен каршылык турында түгел, ә хоккей белән бәйле булмаган хәлләр турында сөйләшергә мәҗбүр итәләр. Бу урында бер сорау да бар: өченче уенда Уфа командасы җиңгән булса, гимнга бәйле вакыйганы искә алырлар иде микән?

Теге яки бу якның күңел кылларын артыграк тибрәтә торган хәлләр спорт дөньясында еш була. Гадәттә, очрашулар тәмамлангач, аларны иң тугры җанатарлар гына хәтерли. Бу юлы исә Башкортстан башкаласындагы вакыйганы «Уфа-Арена»дан алып чыгып, ике республика чигендә таратырга, алар арасындагы милли низаг итеп күрсәтергә теләүчеләр дә юк түгел. Иң куркынычы әнә шул. Тик моннан татарга да, башкортка да файда булмаячагын беләбез. «Салават Юлаев»ның алка кертә алмый азапланган фин хоккейчылары яхшырак уйный башласа гына инде…

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: ак-bars.ru


Фикер өстәү