Татарстанда бер ир үз хатынын көчләгән һәм кыерсыткан өчен хөкем ителгән

Татарстан прокуратурасы элек хөкем ителгән иргә карата җинаять эше кузгаткан. Ул үзенең хатынын көчләүдә гаепләнә.

Узган елның маенда Нурлат районында яшәүче ир сәрхүш килеш хатынын кыйнап, базга ябып тоткан. Шулай ук пычак белән янап, берничә тапкыр көчләгән. Ир җинаятен хатыны аерылышырга теләк белдерүен әйткәч кылган.

Соңрак әлеге йортка зыян күрүченең танышы килеп, хатынны коткарган һәм хастаханәгә илткән.

Ир үз гаебен танымаган. Суд карары буенча ул 6 елга кырыс режимлы төзәтү колониясенә хөкем ителгән. Суд карары үз көченә кермәгән һәм гаепләнүче суд карарын кире карауны сораган.


Фикер өстәү