Өч бала әнисен үтергән вәхши иргә суд карары чыгарылган

Башкортстанның Салават районында булган коточкыч хәл республика халкын гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүчеләрне дә тетрәндергән иде.

Ниһаять, суд кеше гомере өзүдә гаепләнүче Вадим Латыйповка карата хөкем карары чыгарды.

Әлеге коточкыч хәлдән соң Беренче каналда эфирга чыккан «Мужское и Женское» тапшыруына зыян күргән хатынның әнисе һәм гаепләнүче чакырылган иде.

Ана сүзләренчә, 2019 елның октябрендә аның кызын бергә яшәүче ире һәм ике сәрхүш хатын-кыз кыйнаган. Зыян күрүче хатын Чиләбедән Башкортстанда яшәүче сөйгәненә килгән булган, шул хөрмәткә уздырылган кәеф-сафа кору күңелсез тәмамланган.

Кыйналган хатын алган җәрәхәтләрдән комага киткән. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен бик тырышканнар, тик өч бала анасы үлгән.

Үлгән хатынның әнисе хаклык эзләп, гаепле кешеләр тиешле җәзасын алсын дип тапшыруга килгәннән соң ир кулга алына.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, сәрхүш ир ике арада чыккан низаг вакытында 32 яшьлек хатынны диваннан алып идәнгә ега һәм бар көченә кыйный. Хатын алган тән җәрәхәтләреннән тернәкләнә алмый бакыйлыкка күчә.

Гаепләнүче ир гомеренең 8 ел да 6 аен хәзер кырыс режимлы колониядә уздырачак. Суд карары буенча, үлгән хатынның әнисе файдасына ир миллион сум мораль зыян өчен дә түлиячәк.


Фикер өстәү