Күпфункцияле үзәкне ачу тантанасында министр Ирада Әюпова: “Авыл яшәсә, милләт яшәячәк”

Бүген Буа районы Яңа Чәчкап авылында күп функцияле үзәк ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты.

– Безнең авылларыбызда, мәктәп булса, менә шушындый матур үзәкләр һәм эш булса, киләчәгебез дә булачак. Авыл яшәсә, милләт тә яшәячәк. Ә бит без тәртипле, булдыклы, тырыш халык. Шуңа күрә мин ышанам: халкыбызның киләчәге бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, без – сувенир халык түгел, диде. Без – чын халык. Мин сезгә уңышлар телим. Мәдәният йортында балалар тавышы яңгырап, гөрләп торсын.


Фикер өстәү