Махсус белеме булмаган медицина хезмәткәрләренә дә «коронавирус компенсациясе» түләнәчәк

Татарстанда стационар шартларда беренчел медицина-санитар һәм махсус ярдәм күрсәтүче, әмма медицина юнәлеше буенча укымаган югары белемле медицина хезмәткәрләре компенсация алачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Министрлар Кабинеты яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә махсус хезмәт шартлары һәм өстәмә эшләре өчен стимуллаштыру характерындагы түләүләр тәкъдим итү тәртибен кертергә карар бирә», — дип хәбәр ителә документларда.

Хәзер медицина юнәлеше буенча укымаган югары белемле табиблар һәм медицина хезмәткәрләре 2019 елның тугыз ае өчен Татарстанда эшләп алган уртача айлык кеременең 80 проценты күләмендә ярдәм алачак.

Медицина юнәлеше буенча укымаган һәм стационар шартларда махсус ярдәм күрсәтүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә исә узган елның тугыз ае өчен Татарстанда эшләп алган уртача айлык кеременең 100 проценты күләмендә компенсация түләнәчәк.

 


Фикер өстәү