Татарстанда суд үзенең яшь ярымлык кызын көчләгән ир-атны аклаган

Татарстанда суд яшь ярымлык кызына карата сексуаль көчләүдә гаепләнүче Бөгелмәдә яшәүче 27 яшьлек ир-атны аклаган. Шул ук вакытта гаепләнүче үз гаебен таныган.

Ни булган: 

2019 елның 27 октябрендә әти кеше өч баласы белән өйдә үзе генә калган. Кич белән ул хатынына шалтыраткан һәм ул яшь ярымлык кече кызларында кан агымы башлануын әйткән. Хатын ир-атның ашыгыч ярдәм чакыртуын таләп иткән.

Баланы хастаханәгә илткәннәр, анда табиб-гинеколог имгәнүләр тапкан. Әлеге имгәнүләр кызны көчләү турында сөйләгәннәр. Табиблар полициягә хәбәр иткән. Ир-атка карата 14 яшькә җитмәгән затны көчләү маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Гаризаны баланың әнисе язган.

Тикшерү вакытында ир-ат кызының памперсын алыштырырга теләвен әйткән, һәм янәсе очраклы рәвештә аңа җәрәхәтләр салган. Суд процессы барышында ул кызын көчләвен таныган. Баксаң, ир-ат хатыны белән талашкан һәм баласы ярдәмендә ачуын чыгарырга карар кылган. «Психанул», — дип белдергән гаепләнүче.

Суд әтисенең сексуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү теләге булмаган, димәк, аның гамәлләрендә җинаять составы да юк, дип саный.

Бөгелмә прокуратурасы суд карарын кире какты һәм Татарстан Югары судына апелляция җибәрде.

Тагын нәрсә билгеле: 

Тикшерү комитеты тикшерү вакытында ир-атны кулга алу турында сораган, тик суд аны өй аресты астына җибәргән.

 


4 фикер

  1. Бу нинди закон инде? Мондый кабәхәтлек рөхсәт ителәме инде безнең илдә? Конституциядә менә мондый вәхшиләргә төзәтмәләр кертергә иде.

  2. Монда нидер язып бетермиләр. Мөгаен, аның акылы дөрес булмагандыр әле

  3. Судьяны эшеннэн азат итэргэ кирэк,мина калса судья психик яктан авыру хэм юридик яктан надан.

  4. Житте заманалар, бала кэчлэгэчтэ бер нэрсэдэ юк, кая бара бу дэнья, замана ахры шушы микэн ни

Фикер өстәү