Татарстанда бер ир биш ел буе үги кызын көчләп яшәүдә гаепләнә

Чаллыда 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ике бала атасы Россия Җинаять кодексының ике маддәсе –  «көчләү» һәм «ундүрт яшькә җитмәгән затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре» буенча гаепләнә.

Хатын ирен беренче никахтан туган 15 яшьлек кызын көчләүдә гаепләп, полициягә гариза язган. Яшүсмер сүзләренә караганда, уги атасы аңа 10 яшеннән бирле бәйләнеп яшәгән.

Әлеге гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Икесе ун ел бергә яшәгән ир белән хатынның уртак балалары.
«Челнинские известия» хәбәр итүенчә, хәзер кызга һәм аның әтисенә комплекслы психологик-психиатрия экспертиза үткәрәчәкләр. Яшүсмер белән психолог эшли.


Фикер өстәү