«Ак барс»:«Салават Юлаев»: финалга бер адым калды

Кискенлек арта, ә нәтиҗәсе шул ук. «Ак барс» Уфада «Салават Юлаев»ны отып, сериядә исәпне 3:0 ясады.

Казан командасына Көнчыгыш конференциясенең финалына чыгу өчен нибары бер адым ясыйсы калды. Әлбәттә, көндәш моңа юл куймас өчен кулдан килгәннең һәм килмәгәннең барысын да эшләргә тырышачак. Җитмәсә, күрше республика башлыгы Радий Хәбиров та Уфа хоккейчыларының уеныннан канәгать түгеллеген әйтте.

«Ак барс»ның зур өстенлеге белән тәмамланган очрашудан соң Казандагы икенче матчта уенчылар бер-берсен кызганмады. Артем Лукоянов, Дмитрий Воронков, Григорий Панин – бу егетләр беркайчан да көч кулланудан тартынып тормый. Владимир Жарков Стефан Да Коста белән бәрелешкәч, «Салават Юлаев» хоккейчысын боздан күтәреп диярлек алып чыгып киттеләр. Кыскасы, Уфада бу хәлләрнең дәвамы буласын алдан ук чамалап була иде.

Әнә шуны истә тотып булса кирәк, Дмитрий Квартальнов өченче очрашуда Да Костаны бозга чыгармады. Йодрык уйнатучы түгел, алка кертүче егет ул. Имгәнсә, кыйммәткә төшәчәк. Аның каравы, составка Роман Рукавишников белән Михаил Фисенко әйләнеп кайтты. Болары инде – катырак куллы уенчылар. «Ак барс» дөрес уйлаган булып чыкты. Уфа ягы матч башыннан ук уенны кыздыра башлады. Шул дәрәҗәдә кыздылар ки, хәтта бер-берсе белән бәрелешә башладылар.

«Ак барс»ның беренче алкасын Кирилл Петров кертте. Дөрес, өстенлек озакка бармады. «Салават Юлаев» икенче период башында ук исәпне тигезләде. Әмма Казан командасы тагын ике минуттан янә бер алка кертеп алга чыкты. Бу юлы Михаил Глухов уңышка иреште. Иң гаҗәбе, Глухов өчлеге «Салават Юлаев»ның фин һөҗүмчеләренә каршы уйный. Көндәшнең иң шәп уенчыларын тотып тору гына түгел, Казан егетләре үзләре алка кертергә дә мөмкинлек таба. Глухов Уфа капкасына инде икенче алка кертте. Фин өчлегенең әле бер очкосы да юк. Өченче уенда хәтта Казан капкачысы Тимур Билалов та пас биреп бер очкога ия булды. Баш күтәрергә ирек бирмәгәч, Уфа легионерлары боздан буш кул белән кереп китә. «Без аларга түгел, алар безгә каршы чыга. Күрәсең, бездән куркалардыр инде. Без чыгабыз, аннары алар да чыга. Бүген менә безгә алка кертергә ирек бирмәделәр», – диде Артем Лукоянов уенын-чынын бергә кушып.
Иртәгә командалар дүртенче мәртәбә очраша. Уфаның чигенерлеге калмады. «Кәефне җибәрделәр, әлбәттә. Безнең команда үҗәт инде ул. Барысын да булдырырлар, дип уйлыйм», – дигән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

«Ак барс» белән «Салават Юлаев» КХЛ плэй-оффында:

2009/2010 4:2
2010/2011 1:4
2011/2012 4:2
2012/2013 4:3
2015/2016 3:4
2016/2017 4:1
2020/2021 ?

Фото: «Ак барс» хоккей клубының социаль челтәреннән


Фикер өстәү