«Яз башында төн йокламыйм»

Россия Гидрометеорология үзәге су басу куркынычы булган өлкәләрнең исемлеген игълан итте. Алар арасында Татарстан да бар. Кар күп яуды, җир туң, аның тирәнлеге урыны белән 70 сантиметрга җитә. Көннәр кисәк җылытса, туфрак суны сеңдереп бетермәячәк.  Казанга якын бистәләрдә яшәүчеләрне инде берничә көн элек кисәтеп куйдылар. Әке, Яңа Сосновка, Ягодная Слобода, Карьер, Царицыно, 1 Май, Салмачы, Борисково, Тынычлык бистәләрендә яшәүчеләр язгы ташуга әзерләнә. Казанда ташу апрельнең өченче атнасында булыр дип фаразлыйлар. Ә менә авыл халкы су апрель уртасында ук күтәрелер дип көтә.

«Казанга яз иртәрәк килә»

Карьер бистәсендә яшәүче Гөлфия Гаязова һәр елны яз килүен куркып көтә.

– Өебез урман янәшәсендә. Бер елны да су кермичә калганы юк. Кар аз яуса да, урман сулары безнең базны баса. Элек бәрәңгене шунда сала идек. Хәзер инде Нагорный бистәсендә яшәүче улыма илтеп куябыз. Аларны су басмый. 2019 елда су идәнгә кадәр күтәрелде. Ул елны өйне дә иминиятләштермәгән идек. Сабак булды, хәзер бу эшне һәр елны алдан эшлибез, – ди ул.

Казан  башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов  халыкны тынычландыра тынычландыруын: температураның кискен күтәрелеше һәм карның кинәт күпләп эрүе көтелми.

– Шәһәрдә биналарны һәм корылмаларны су басудан саклау чаралары күрелә. Бистәләрдәге кече елгалар аша салынган күпер аслары чүп-чардан һәм куаклардан чистартылды. Урамнардан кар чыгару дәвам итә. Шәһәрдән 800 мең тоннадан артык кар түгелде. Узган ел белән чагыштырганда бу 4 тапкыр күбрәк. 34 җир асты кичүе тирәсендәге су агу юллары кардан чистартылды, – диде җитәкче.

Быел басачак!

Яшел Үзән районының Татар Танае авылында яшәүчеләрне ел саен су баса. Хәтта кар аз яуган елларда да аларга су керә. Авыл янәшәсеннән узучы Гөбенә, Ышналы елгалары, яз җитүгә, ярларыннан ташый.

– Әле көннәр җылытмаса да, эчтә курку бар. Авыл җирендәге карны каядыр ташып бетереп булмый. Ташудан котылырлык түгел. Узган ел идәннәребезне яңарткан гына идек, – ди Рабига Баһавиева. – Су керсә, бөтен хезмәт юкка чыгар дип куркып торабыз. Быел су басачак дип уйлыйм. Базда бәрәңге дә бар бит әле. Аларны да чыгарырга дип торабыз. Безнең йортны Ышналы елгасы баса. Су керә икән, аннан берничек тә котылып булмый. Язны тиз килер дип көтәбез.  Минем фаразлар буенча, апрель   башында су күтәрелер кебек инде.

Кайбыч районының Борындык авылын да су басмыйча калмый икән.

– Кар күп быел. Иртәнге намаздан соң ятып торганым да юк. Башыма бер уй керде: кайчан су керер дип куркып яши башладым. Хәер, бу уй белән шушы нигездә  51 нче язымны каршылыйм, – ди Борындыкта яшәүче 71 яшьлек Роза Саттарова. – Шулкадәр куркыта. Әле бит өемдә ике инвалид балам да бар. Аларны бер елны  ташу вакытында Кайбычка илттем. Тик озак тора алмыйлар, өйне сагыналар. Быел нишләп бетәрбез инде, белгән юк. Шифоньердагы барлык киемнәрне  гараж   түбәсенә күчереп бетердек инде. Паласларны җыеп алдык. Балаларым да, су керүгә хәбәр итегез, иң мөһиме, үзегезне саклагыз, чыгып котылырга тырышыгыз, дип тора. Кирәк-яракны табып була ул, бәла-каза килмәсен. Су килгәне  безнең тәрәзәдән күренә. Бераз җылыта башлауга, аны төн йокламыйча көтә башлыйм инде. Һәр елны бер үк хәл. Үз-үземне тынычландырып та куям. Агып киткән юк бит әле.

Агып китү дигәннән, бер елны Әлмәт районының Иске Абдул  авылында хат ташучыны ташу алып китә.

– 1982 елда безнең якларда бик көчле ташулар булды. Ул чакта хәтта өйдәге җиһазлар суда йөзде. Суыткычлар, кер юу машинабыз да, җиһазларыбыз, хайваннар да акты.  Ташу почта таратучы апаны да агызып киткән иде. Куып тоттык.  Ул апа исән-сау калуына да, сумкасының юешләнмәвенә дә бик сөенде, – ди шушы авылда гомер итүче Хәсән Шаһидуллин.  – Хәзер инде су басса да куркыныч түгел. Ярдәмгә килүчеләр бар. Коткаручылар кизү тора. Вертолет белән хәзер килеп җитәрләр. Шуңа да ташудан курыкмыйбыз. Бар да Аллаһы Тәгалә кулында. Без күрәсен кеше күрмәс, дип тыныч торабыз. Көткән елны су керми дә кала әле ул. Табигатьнең көен белеп булмый.

«Халык бездән дә яхшырак белә»

Чирмешән районының Бәркәтә авылында җирлек башлыгы, язгы ташуга бүгеннән әзерлекне башладык, ди.

– Безнең авыл янәшәсендә генә Шушма елгасы ага. 2012 елда авылдашларга зур зыян килгәч, без су басу буенча махсус комиссия төзедек.  Көннәр җылытуга, өйләргә кереп, барлык халыкны кисәтеп чыгабыз.  Идән астындагы әйберләрне өскәрәк күтәреп куярга кушабыз, – ди Бәркәтә җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. –  Көймә дә алып куйдык. Су басу зонасында өлкәннәр генә яши. Ул-бу була калса, аларны коткарырга, ярдәм итәргә кирәк булачак. Без ташуга әзер. Авылда 70 йортта яшәүче 169 кешегә су басу куркынычы яный.  Өйләрен су баскан кешеләрне дәүләт ташламый анысы. Аларга акча да бирелә. Әмма ул йортны рәткә китерер өчен җитми. Су кергән өйне тиз генә киптереп булмый, анда ис тә кала, дым да. Шуңа да бер теләк – су кермәсен иде!

Язгы ташуда зур зыян күрүче Татар Танае җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин белән дә сөйләштек. Ул да, язгы ташуга әзерләнәбез, ди.

–  Бездә 30 хуҗалыкка су басу куркынычы яный.  Дөресен генә әйткәндә, халык су басудан туйды инде. Авыл янәшәсендә дамба төзүне сорыйлар. Быел программага керә алмадык. Мөгаен, дамба төзү киләсе елга калыр, – ди ул. – Су басудан  сакланып калып булмый бит ул. Агым зур тизлек белән килә. Әмма шулай да без,  суны тоткарласын өчен, чокырлар казып куябыз. Халыкны кисәтәбез. Безнекеләр инде өйрәнеп беткән,  әйткәнне көтмиләр. Бездән күбрәк беләләр. Бар әйберләрен өскә күтәрәләр, малларны су керми торган күршеләренә кертәләр. Авылга су бөтенләй кермичә калмый инде ул. Безнең идән асларын, бакчаларны су һәр елны баса.

Республика районнарында язгы ташуга әзерлек 1 ай элек башланган инде.

–  Су басу буенча махсус комиссия төзеп эшкә тотынганга бер айдан артык инде, – диде «ВТ» хәбәрчесенә Буа районы башлыгы  урынбасары Илдар Ярмиев. – Һәр тармак үз эшендә. Юлчылар юл буйларын, андагы улакларны чистарта,  «Водоканал» хезмәткәрләре су, канализация торбаларын карап чыктылар. Су басу куркынычы булган урамнардан кар чыгарыла башлады. Күперләр дә күзәтү астында. Бу көннәрдә барыбыз да урамда. Халык белән сөйләшәбез, аларны кисәтәбез, тынычландырабыз. Табигатьнең үз законнары. Без әзерләнәбез, ниләр булыр – бар да Ходай кулында.

Су басудан саклану өчен

Ташу вакытында үз йортлары белән яшәүчеләргә аеруча уяу булырга кирәк.

– Ишегалларында язгы сулар җыелып торган урыннарда ерганаклар ясап куегыз.

– Кар сулары читкә агып китсен өчен каналлар казырга һәм йорт-җиргә су кермәсен өчен, киртә булырлык итеп дамба кебек корылма ясарга, базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә кирәк.

– Көтмәгәндә су басмасын дисәгез, һава торышын күзәтеп барыгыз. Әзерлек чаралары да комачау итмәс. Көймәләр һәм резин итекләр кул астында булсын.

– Документларыгызны су керми торган итеп төреп, кыйммәтле әйберләрне, җылы өс киемнәрен, ашамлыкларны, су һәм даруларны бер сумкага тутырып куегыз.

– Малларыгыз булса, аларны алдан куркынычсыз урынга күчереп куегыз.

– Этләрне бәйдән ычкындырырга, үрдәк, каз, тавыкларны чормага менгереп бикләп куярга киңәш ителә.

 Куркыныч янаганда

– Иң элек өйдәге балаларны һәм өлкәннәрне куркыныч янамаган урынга күчерегез.  Су ташкыны көчле булса, үзегез дә бу урыннан тизрәк китү ягын карагыз.

– Эвакуацияләнү таләп ителгән очракта, 3 көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы әзерләгез.

– Электрны сүндерегез, газ краннарын ябып куегыз.

– Кәрәзле телефоныгызны алырга онытмагыз. 112 номеры буенча коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

– Су тиз күтәрелсә, биек урынга менәргә тырышыгыз! Андый урын булмаса, агач башына булса да менегез.

– Паникага бирелмәскә кирәк, үзегезне тыныч тотыгыз.

Белеп тор!

Ташу вакытында суга эләксәгез, авыр киемегезне салырга, батмый торган берәр нәрсәгә ябышып, су агымы буенча йөзәргә кирәк. Бозлы суган төшкән кешенең тәне тиз суына. Әгәр кешенең тән температурасы озак вакыт 35 градустан ким булса, ул үләргә дә мөмкин. Шуңа күрә ул кешегә тиз арада ярдәм итегез. Җылы душта, саунада тотып җылытырга, коры кием һәм кайнар чәй бирергә кирәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин:

– Кышның китүен көтәбез. Көннәр бераз җылытмыйча,  республиканың кайсы районнарында су басу куркынычы көтелүен дә әйтә алмыйбыз. Бу хакта бераз соңрак хәбәр бирербез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү