Су көче. Татарстан авылларында язгы ташу башланды

Буа районының Исәк авылы урамы су астында калган. Сармандагы Яхшы-Каран авылында да шундый ук хәл. Мөслимнән килгән фотолар белән социаль челтәрләр тулды. Ә үзләре артык борчылмый, гадәти хәл, диләр. Шулай да белгечләр әзер булып торырга куша. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 13 райондагы 32 торак пунктка куркыныч яный. Авыллардагы хәлне белештек.

Гөлшат Тимерова (Баулы районының Исергәп авылы):

– Кар эри, әлегә ташу юк. Үзебез дә көтәбез. Бакча артында гына Томбарлы елгасы ага. Каршыбызда – биек таулар. Тәрәзәдән генә карап утырабыз. Кар күп. Бездә суык булды бит. Элегрәк өйнең яртысына су кергән чаклар бар иде. Әйберләр йөзеп йөрде. Соңгы вакытларда тыныч. Яңгырлар яуганда, кайбер кешеләрнең базларына су кергән үзе.

Резидә Шәрәфиева, Татарстанның халык артисты:

– Туган авылым – Минзәлә районындагы Наратлы Кичүгә кайткан идем, анда хикмәт. 3–4 өйне су баскан. Абзарларында маллар да күп. Сарык, тавыкларны күршеләренә кертәләр. Кемнең нәрсәсе бар, авылдашлар шуны ташырга булыша. Әле кар күп, тау башларыннан да төшәсе бар. Елгадагы бозны шартлатмаганнар. Бәлкем, су бераз кимер иде. Өебез елга буенда урнашкан. Бакчабыз су белән тулган. Бассейннан да болайрак. Бик куркыныч. Шомырт, кура җиләкләре су эчендә утыра. Кичә кич, су артырмы, юкмы икән дип,   тамгалап куйган идек. «Сәгать 10да артудан туктый ул», – дигән иде әни. Иртә беләнгә су тагын арткан. Безнең өй үрдәрәк, шуңа күрә су кергәне юк.

Илшат Жиһаншин, җирлек башлыгы (Биектау районының Чыпчык авыл җирлеге):

– Яңа гына Байкал авылыннан кайтып барышым. Бар да тәртип. Казансу елгасы әлегә күтәрелмәгән. Биклеген көн саен үлчәп торабыз. Елга ташыса да, өйләргә керү куркынычы юк. Анда нибары дүрт йортта дүрт кеше яши. Шуларның икесе – өлкәннәр. Барлыгы – 56 өй, ташландыклары күп.

Алсу Галимҗанова (Балтач районының Кариле авылы):

– Җирдә туң юк бит, су җиргә сеңеп бара. Шушма да, инеш тә күтәрелмәде әле. Зыяны ул кадәр куркыныч булмаса да, ел саен су кергәч, нигезләрне какшата. Соңгы елларда без кечкенә чактагы ташулар юк инде. Ул вакытта мәктәптән кайтып, өйгә керә алмый тора идек. Хәзер резин бутый да кигән юк. Елдагыдан көчлерәк булыр дип уйламыйбыз. Тыныч кына узар әле, Аллаһ боерса.

Кристина Гарипова (Сарман районының Яхшы-Каран авылы):

– Авылыбыз зур түгел, 60лап йорт бар. Аптырамыйбыз, бездә ташу ел саен була. Шуңа күрә ияләштек инде. 1 апрельдә башланган иде, әле һаман да ага. Гадәттә ташу биш көндә бетә. Авыл аша Мәллә елгасы үтә. Без шуның буенда яшибез. Язгы ташу вакытында хуҗалыкка бик нык зыян килә. Баз, сарай, мунча су белән тула. Быел ишек төбенә кадәр килеп җитте. Шөкер, өебезгә кермәде. Бутый киеп йөрибез. Балаларны мәктәптән «Нива» белән алып кайтабыз. Башкача булмый.

Рузилә Хәбибуллина (Азнакай районының Мәндәй авылы):

– Авылыбызда 100 хуҗалык исәпләнсә, шуның 61ендә генә яшиләр. Кар шактый эреде, җиргә сеңеп бетәр, дип уйлаган идек. Алай булмады. Кояш кыздырды да урманнан авылга шаулап су агып төште. Түбән урамнарда яшәүчеләрнең бакча, мунча, базларына керде. Безнең урамда – тәртип. Язгы ташуны күзәтү кызык. Кичен урамнарны урап кайтабыз. Гөрләвекләрдә көймәләр йөздергән чаклар искә төшә. Мондый ташуның булганы юк иде.

Алмаз Хәсәншин, җирлек башлыгы (Әлмәт районының Елхово авылы):

– Яз бит! Быел кар күп булды. Урамда гөрләвекләр ага. Әмма әлегә тыныч. Болыннар тулгач, баса башлый. Быел җир туң түгел, ташу башка еллар дәрәҗәсендә үк булмас дип уйлыйм. Җиргә сеңә бара. Авылда 870 кеше яши. Гадәттә иңкүлектәге 1–2 урамны баса. Ул хуҗалыклар элек-электән үк, бәрәңге уңышы күп булсын дип, шул тирәгә килеп урнашкан. Өйләре күмелә дигән сүз түгел. Аларның базлары башка урында. Кемнәрдер хәзерге ташуны ташуга да санамый. Әмма кайберәүләр МЧСка, редакцияләргә хәбәр итә. Алар – килеп тә карамыйча, ана капиталына йорт сатып алучылар. Без белмичә дә калабыз. Өй сатып алганда, кайда урнашкан, хәлләр ничегрәк, дип сорашырга кирәк бит инде. Болынлыкка терәп үк йорт салучылар да бар.

Гадәти еллык су! Бу хакта кая гына язсак та, ул барыбер киләчәк. Без алдан хәстәрләнеп, барлык чараларны күрәбез. Бульдозерлар белән барлык кар, су юлларын ачабыз. Су баскан урыннарга торбалар куябыз. Нефтьчеләр дә булыша. Тик йортларны беркая да күчереп куя алмыйбыз.

Лилия Хәбирова, авыл җирлеге башлыгы (Бөгелмә районының Татар Димскәе):

– Безнең җирлеккә дүрт авыл керә. Шуның икесе – Татар Димскәе һәм Суык Чишмә су басу зонасында 72 йорт һәм 78 кеше кала. Без сәгать саен суның тирәнлеген үлчәп торабыз. Март аенда елга буена кизү посты куйдык. Ел саен комиссия төзеп, штабта төрле күнекмәләр уздырабыз, ташуга әзерләгән техниканы күрсәтәбез. Коткару штабында һәр кеше кемне коткарачагын белеп тора. Су басу куркынычы булган йортларда инвалидлар, шулай ук әби-бабайлар да бар.

Су ел саен басмый. Иң көчле ташу 2013 елда булган иде. Өйләренә су керә торган кешеләр ел саен йортларын иминиятләштерә. Белешмәләр таратабыз. Алар язгы ташу вакытында үзләрен ничек тотасын яхшы белә.

 Гүзәл Гыйләҗева (Буа районының Исәк авылы):

– 2 апрельдә көтмәгәндә авылның урамнарын су басты. Басудан авылга кар суы агып керде. Елга күтәрелмәде. Элек үз юлы белән агып, күпер астыннан китә иде ул. Быел дамба аша чыккан. Әтием Зөфәргә – 87 яшь. «Мондый суны күргән юк иде», – ди. Ташу төшкән дигәч, без кызык карарга дип чыккан идек. Бөтен дөньяда – су. Юлдан бутый белән барырлык түгел иде, кеше машина белән генә үтә алды. Суны берничек тә җиңеп булмый. Кайберәүләрнең бәрәңге базы су белән тулган. Безгә бәрәңге бакчасыннан керде. Ишегалдына чыгып була. Шул көнне кичке сәгать 9лар тирәсендә су кимеде. Әмма ташу үз юлыннан шаулап ага әле.

 

Республика елгаларында су күтәрелү дәвам итә. Мәллә һәм Кичү елгаларында боз кузгалган. Алдагы тәүлекләрдә су Зөя елгасында – 116, Кама аръягындагы елгаларда 4тән алып 61 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Минзәлә елгасында әлеге күрсәткеч 150 сантиметрны тәшкил итә.

 

САН

Россиядә бер ай эчендә галошларга ихтыяҗ  87 процентка арткан. Шул ук вакытта бер парының бәясе – 10 процентка, ягъни 435 сумга кадәр кимегән.

 

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

«Республикада язгы ташуларга бәйле вазгыять киеренке булыр дип көтелә. Язгы ташкынны һәлакәтсез уздыру буенча барлык чараларны күрергә кирәк».

Вазгыять

Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә су баса. Чаллыдагы «Притяжение» торак комплексында яшәүчеләрнең мәшәкате арткан. Машиналарны башка урынга күчерергә, Чаллы елгасы аша күперне ябып торырга туры килгән.

 


Фикер өстәү