Яшьләргә –  1 миллион

Үз проектыңны тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр грант! «Росмолодежь.Грантлар» конкурсы янәдән гаризалар кабул итә башлады. Проектта ничек катнашырга һәм җиңәргә? Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы уздырган туры эфирда экспертлар конкурсның нечкәлекләре турында сөйләделәр.         

Кайчан? Конкурс 1 апрельдән 1 майга кадәр уздырыла. Гариза бирү кампаниясе 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Кем катнаша ала? 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия яшьләре.

Ничек гариза бирергә?

  1. «Россия яшьләре» платформасында теркәлергә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша (gosuslugi.ru) тиешле вәкаләтне алырга. Шул рәвешле катнашучының шәхси кабинеты булдырылачак.
  2. «Минем проектларым» бүлегендә гариза (анкета) тутырырга.
  3. «Минем чаралар» бүлегендә грант конкурсына гариза бирергә.

Номинацияләр

Искәртеп узыйк: конкурста бары тик социаль юнәлешле проектлар белән генә катнашырга мөмкин. Бәйге 18 номинация буенча уза (үзмәшгульлек, кече территорияләрне үстерү, экологик мәгърифәт, мәдәни-мәгариф мохитне үстерү, остазлык, яшьләр туризмы, тарихи хәтерне саклау, спорт һ.б.).

– Бәйгедә бизнес-проектлар белән катнашып булмый. Социаль юнәлешле эшчәнлек җәмгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Конкрет проблеманы чишү юлын күрсәтергә кирәк. Яшьләр өчен бу – бик яхшы мөмкинлек. Беркайчан да сынап караудан куркырга кирәкми. Тәвәккәлләргә кирәк. Тәвәккәлли белгән кеше генә җиңә белә, – дип сөйләде «Росмолодежь.Грантлар» амбассадоры Алия Әхмәтшина.

Критерийлар

Проектның эксперты Наталья Аппалонова нәрсәгә аерым игътибар бирүләре турында сөйләде:

– Грант конкурсында катнашучыларга гариза төзү буенча методик тәкъдимнәргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр, әмма проектларны бәяләү турында оныталар. Бу – бик мөһим өлеш, – диде белгеч.

Аның сүзләренчә, проектларны бәяләү 10 критерий буенча башкарыла: актуальлеге һәм социаль әһәмияте, нәтиҗәлелеге, проект командасының тәҗрибәсе һәм компетенциясе, үсеш перспективасы һәм башкалар.

Сорау

Мондый төр конкурсларда җиңүләрем һәм казанышларым булмаса, грантта катнашу мөмкинме һәм бу нәтиҗәгә йогынты ясаячакмы?  

Алия Әхмәтшина:

Әлеге сорау бик күпләрне кызыксындыра. Шуны әйтәсем килә: без һәрвакыт нәрсәдәндер башлыйбыз. Казанышларым юк, дип борчылырга кирәкми. Нинди дә булса иҗтимагый эшчәнлектә катнашу тәҗрибәсе булу да җитә. Әйтик, ул экологик акция, хәйрия эшчәнлеге булырга мөмкин. Гаризаны тутырганда моны исәпкә алырга кирәк. Үзегезне оештыру сәләтенә ия кеше итеп күрсәтү мөһим. Шул очракта белгечләр хәтта зур булмаган казанышларыгызны да лаеклы бәяләр.

Фикер

Ринат Садыйков, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

– Соңгы биш ел эчендә грант конкурслары саны һәм аларга юнәлтелгән суммалар шактый артты. Әйтик, узган атнада республикакүләм физик затлар грантлары конкурсына йомгак ясалды. 500ләп гариза сайлап алынды, 41 җиңүче 7 миллион сумга якын акча алды. Бер ай элек муниципаль учреждениеләргә 50 миллион сум бүленеп бирелде. Ел саен катнашучылар гына түгел, конкурска килгән эшләрнең сыйфаты, тирәнлеге һәм эчтәлеге дә сизелерлек арта. Илдә, республикада булган мөмкинлекләрдән кулланыгыз, грант конкурсларында актив катнашыгыз һәм үз проектларыгызны тормышка ашыруда уңышка ирешегез.

 


Фикер өстәү