Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды. Казан Кремлендә узган чарада Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Утырышта республикада урнашкан транспорт инфраструктурасы объектларында һәм транспортта террорчылыктан саклану чараларын көчәйтү мәсьәләсе каралды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Украина махсус хезмәтләре Россиядә, шул исәптән Татарстанда транспорт инфраструктурасына һәм сәнәгать предприятиеләренә карата зур кызыксыну күрсәтә. Татарстан Рәисе әйтүенчә, террорчылык актлары кылу өчен интернет челтәре аша яшьләрне яллаганнарын истә чыгарырга ярамый.

Иминлекне арттыру өчен бөтен көчне берләштерергә кирәк. “Безгә республикада транспорт инфраструктурасы һәм юл хуҗалыгы объектларының террорчылыктан саклану дәрәҗәсен бәяләп, аны камилләштерү чараларын эшләргә кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү