Иске яңа көндәшләр. Казан командасы Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итә

Татарстанның хоккей җанатарлары өчен якшәмбе күңелле хәбәрдән башланды. «Ак барс» командасы Владивостокның «Адмирал»ын җиңеп, КХЛның көнчыгыш конференциясе финалына үтте. Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән команда көндәшләрен алтынчы матчта 1:3 исәбе белән отты. Алда иске яңа дуслар – Омскиның «Авангард»ы. Соңгы елларда Казан клубы алар белән еш очраша.

«Адмирал» командасы баш тренеры Леонид Тамбиевның хыялы тормышка ашмады. Алтынчы матч алдыннан ул: «Әле җиденче уен да булачак», – дип илһамланган иде югыйсә. Билалетдинов һәм аның командасы исә озаккарак сузылган сериягә көндәшләр бозында нокта куеп, җиңү белән Казанга кайтып китте.

Сүз дә юк, плей-офф башында «Салават Юлаев» командасын җиңгән, «Ак барс» өчен дә җиңел уен күрсәтмәгән, бу сезонда күпләрне гаҗәпләндергән Владивосток командасына да мактау сүзләре әйтми мөмкин түгел. Тырыштылар, көрәштеләр, кире булдылар, кызык уен күрсәттеләр. КХЛдагы «топ» саналган командалар рәтендә тормасалар да, теләк һәм бердәмлек барда нәтиҗәгә ирешергә мөмкин икәнен исбатладылар. Боздагы уенчыларны гына түгел, «Адмирал»ның тренерларын күзәтү дә бер тамаша булды. Леонид Тамбиев та журналистлар белән  ачылып сөйләште. Кайбер сүзләре канатлы гыйбарәләргә әйләнмәгәе әле. «Адмирал» «йолдыз»ына әйләнгән капкачы Никита Серебряковны да аерып әйтергә кирәк. Юкка гына аны плей-оффның беренче раунды иң яхшы уенчылары рәтенә кертмәгәннәрдер.

Соңгы очрашуда «Ак барс»лар бозда кемнең хуҗа булуын уен башында ук күрсәтте. Беренче периодта ук «барс»лар өстенлек итте (2:0), икенче периодта гына «Адмирал» егетләре бердәнбер алка кертүгә иреште. Сүз уңаеннан, күбрәк алкалар кертергә мөмкинлекләре шактый иде. Өченче периодта көндәшләр күп вакытын «барс»ларга һөҗүм итеп уздырды, әмма исәп арасын кыскарта алмады.

«Ак барс»ның өстен чыгуына дисциплиналы уйнаулары (үз капкалары янында аеруча), актив хоккей күрсәтүләре, матч башында ук дилбегәне үз кулларына алулары ярдәм иткәндер, күрәсең. Казан клубына матч башында тиз һәм матч азагында нәтиҗәгә китергән голлар керткән Никита Дынякны аерып әйтергә кирәк. 25 яшьлек уенчының бу – Гагарин Кубогы өчен көрәштәге тәүге дубле. Якшәмбе уенына капитан Александр Радулов кайнарлык өстәп торды: әле көндәшләр белән сүз көрәштерде ул, «Адмирал» капкачысына да эләкте. Сүз уңаеннан, Леонид Тамбиев та аны озак истә тотар бугай әле. Матч беткәч: «Башка командада нәфрәт уяткан уенчы – яхшы уенчы. Бу сериядә Радуловны җенем сөймәде. Безнең команда аны яратмады», – дип ачыктан-ачык әйтте «Адмирал» остазы.

«Ак барс» тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, гадәттәгечә, күп сүзле булмады:

– Команда яхшы уйнады дип саныйм. Сөйләшкәннәрне үтәдек. Очраклы нәтиҗә түгел бу. Көндәш тә яхшы уйнады. Һәм бүген генә түгел. Барлык матчлар да җиңелләрдән булмады. Күп эшләргә туры килде. Әзерлек хисабына җиңә алдык, – диде остаз. Өстәп әйтерлек тә түгел.

Хәзер «Ак барс» Омск командасы белән көрәшкә әзерләнә. Казан уенчыларына узган сезон өчен бурычны кайтарырга яхшы мөмкинлек инде бу. Хәтердә яңартып үтик: Көнчыгыш конференциянең чирек финалында серия «Авангард» файдасына 4:2 исәбе белән тәмамланган иде. Гомумән, «Авангард» «барс»ларны өч мәртәбә Гагарин Кубогы өчен ярыштан кысрыклап чыгара алуга ирешкән иде. Яңа серия нәрсә күрсәтер бит. Беренче уеннар 1, 3 апрель көннәрендә Казанда узачак.

ХАЛЫК КӘЕФЕ

Ильяс Габделгазизов, мәҗлесләр алып баручы:

– Киләчәк серия турында алдан кычкырып булмый анысы. Шунысы хак: алда безне бик кызыклы очрашу көтә. Омск шәһәре хоккейны сагынган. Андагы трибуналарның көче командага уңай йогынты ясаячак дип уйлыйм. Ләкин «Ак барс» – тәҗрибәле команда. Аның яхшы уенчылары һәм, иң мөһиме, атаклы тренеры бар! Зиннәтулла Хәйдәр улы команданы җиңүгә алып барачагына бер шигем юк.

Флюра Алиева, «Ак барс»ның өлкән җанатары:

– Һәрчак җиңүгә генә өметләнәм. Мин «стаж»лы җанатар инде. Мин һәрвакыт команда белән. Читтә узган матчларга да йөрим, бер кыенлыгы юк. Курчаклар бәйләп, талисман итеп, аларны үзем белән йөртәм. Ул курчакларны инде барысы да таныйдыр. Хоккейчыларга да бүләк иткән бар. «Хоккей белән яшибез – «Ак барс» өчен җан атабыз, – дип юкка гына әйтмибез бит. Хоккейчыларыбыз – яратканнарыбыз! Тренерлары әйтмешли, намуслы хезмәт белән генә җиңүгә ирешәчәкбез.

Арабелла Вафина, «Ак барс»ның иң яшь җанатарларының берсе:

– Сөенми хәл юк. Хәзер «Ак барс» – без күрергә теләгән команда! Ә хикмәт – тренерда. Зиннәтулла Билалетдинов белән безнең клуб яхшы нәтиҗәгә ирешә алды. Хоккейчыларның үз-үзләренә ышанычы артты. Зиннәтулла Билалетдинов белән егетләребез илһамланып китте һәм тагын да тырышыбрак уйный башлады. Тренерыбыз бик якты кеше. Зиннәтулла Билалетдиновтан бердәмлек һәм җиңү энергиясе килә. Ул: «Намуслы хезмәт кенә җиңүгә илтә!» – ди. Бу сүзләр барыбыз өчен девиз.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү