Билалетдинов кагыйдәсе. «Ак барс» бишенче мәртәбә Гагагарин Кубогы финалына чыкты

«Ак барс»та дүртенче мәртәбә Гагарин Кубогын яулау турында хыялланалар. Моның өчен нибары дүрт адым ясыйсы калды. Моңа кадәр безнекеләр 4 мәртәбә финалга чыгып, шуның өчесен җиңү белән тәмамлаган иде. Ә быелгы көндәш әлегә билгесез: СКА белән ЦСКА Көнбатышта кемнең көчлерәк икәнен ачыклаган арада, «Ак барс» бераз хәл җыячак.

«Мин инде аны күптән оныттым». 2019 елның 3 мартында «Авангард»ка оттырып плэй-оффның беренче өлешендә үк ярыштан төшеп калуы, аннары эшеннән китүен искә төшергәч, «Ак барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов әнә шулай дип җавап бирде. «Хәтта кичә ни булганын да хәтерләмим», – диде ул журналист кавеме ике көннең берендә шул хакта сорагач. Элегрәк мондый кабатлауларга ачуы чыгар иде. Быел исә еш елмая остаз. Хәтта уңышсыз тәмамланган уеннардан соң да. Бәлки, чыннан да, оныткандыр. Тәҗрибәле остазның тормышында җиңүләр дә, җиңелүләр дә күп булды.

Аның каравы хоккейчылар да, тамашачы да онытмады 2019, 2021 һәм 2022 елларда рәттән өч җиңелүне. 2019да безнекеләр Гагарин Кубогының гамәлдәге иясе иде. Шуңа күрә плэй-оффның беренче өлешендә үк һәм, җитмәсә, 0:4 исәбе белән оттыруны авыр кабул иттеләр. Шуннан соң Зиннәтулла Билалетдинов вазыйфасыннан баш тартырга мәҗбүр булды. Аны лаеклы ялга озаттылар дип уйладык. Мәскәү белән Нижгар арасында үскән милләттәшебез урынына яшь Дмитрий Квартальновны чакырдылар. Яңа тренерның беренче сезоны коронавирус баш калкыткан чорга туры килде, шуңа күрә плэй-оффны тәмамлый алмадылар. Аннары исә, гөнаһ шомлыгына, ике ел рәттән янә «Авангард» туры килде. 2021дә Көнчыгыш финалындагы каршылык 7 матчка сузылды һәм ахыры ул вакытта Балашихада чыгыш ясаган команданың өстенлеге белән тәмамланды. Узган ел исә көндәшләр плэй-оффның беренче өлешендә үк очрашты һәм янә «Авангард» көчлерәк булып чыкты. Ничек онытмак кирәк моны?

Быел менә янә «Авангард» белән очрашырга туры килде. Билалетдинов әйләнеп кайтмаса, очрашырлар иде микән? Хәер, кем әйтмешли, тарих шарт фигыльне кабул итми. Зиннәтулла Хәйдәр улы янә «Ак барс»та һәм Казан командасы янә Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Кайчак хәтта соңгы берничә елдагы җиңелүләр гомумән булмаган, ә баш тренер беркая да китмәгән кебек тоела. Ләкин бу читтән караганда гына шулай. Җиңү тәмен оныткан командага финалга барып җитү җиңел булмады. Биш матчның бишесе дә нибары 1 алкалык аерма белән тәмамланды. Өч мәртәбә овертаймга чыгарга туры килде. Заманында «Ак барс» белән Гагарин Кубогын откан, хәзер исә «Авангард»та эшләүче Александр Свитов трибунага барып төшкән алка өчен тамашачы белән әйткәләшә икән, бозда ни булганын күз алдына китерегез инде.

Билалетдиновка иң катлаулысы башка остаз теләге белән тупланган һәм тугызынчы урынга ук тәгәрәгән команданы үз көенә уйнату булды. Үзе яшерми бит: башта «Нефтехимик», аннары «Адмирал»га каршы узган очрашулар Казан командасы өчен зур сабак булды. Билалетдинов дәресләре беркайчан да туктамый. Әнә бит, плэй-оффта «файдасыз уенчы» булып танылган Вадим Шипачев, «Авангард»ка каршы узган очрашуларда җиңү китергән ике алка кертә һәм сакчыларга ярдәм итү өчен бар көченә артка чаба. Билалетдинов дәресләренең эчтәлеген бөтен хоккей дөньясы белә: тырышып эшләргә кирәк! Тапталган һәм күптән билгеле сүзләр булса да, Зиннәтулла Билалетдинов алар ярдәмендә дүртенче җиңүенә таба атлый. 0:2 исәбе белән җиңелеп барган ике очрашуның язмышын үз файдасына хәл итүнең сере әнә шунда. «Мин Тарасов та, башка кеше дә түгел. Мин – Билалетдинов. Нәрсә уйласам, һәрвакыт чын күңелдән шуны сөйлим. Егетләр ишетергә теләгән сүзләрне әйтергә оялмыйм. Чөнки алар моңа лаек. Берсенең дә койрыгын борганым юк, әмма нәрсәне ничек эшли аласыларын яхшы беләм», – ди остаз.

Шулай итеп, Билалетдинов бишенче финалына чыкты. Алдагы дүртнең өчесендә җиңү яулый алды. Бары берсен – 2015 елда СКАга каршы узганы гына аның өчен җиңелү белән тәмамланды. 2018 елда булган соңгы финалда исә «Ак барс» ЦСКАдан өстен чыкты. Быелгы хәлиткеч очрашуларда безнекеләргә әнә шул ике команданың берсе белән очрашырга туры киләчәк. «Икесе дә көчле составка ия. Кем туры килә, шуңа каршы уйнаячакбыз. Без әзерләнәбез», – диде Зиннәтулла Билалетдинов. Икесе өчен дә аерым планы булганына беркем шикләнми. Ял иткәндә чал чәчле тренер хоккей карамаган дип уйлыйсызмы әллә? Финал очрашулары 17 апрельдә башлана.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: https://www.ak-bars.ru/


Фикер өстәү