Бер адым калгач. «Ак барс» кубоксыз калды

Зиннәтулла Билалетдинов Казанда каламы? Гагарин Кубогы финалында «Ак барс» белән ЦСКА арасында 7 нче очрашу тәмамлангач, төп сорау әнә шул булды. Тәҗрибәле остаз әлегә үз фикерен әйтмәде. Сикәлтәле сезон барысының да исендә калачак.

«Ак барс» – узган сезонда игътибарны иң нык җәлеп иткән команда, дисәк, әллә ни арттыру булмас. Казан хоккейчылары өчен «Татнефть-Арена»да гына түгел, ишегалларында да, сәүдә үзәкләрендә дә җан аттылар. Башка төбәкләрдә яшәүче татарлар һәм Татарстан белән элемтәсе булган кешеләр дә аларга җиңү теләде. Узган шимбәдә хәлиткеч очрашу бетәр-бетмәс Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак барс» егетләренә узган сезон өчен рәхмәт әйтте. «Сез – яхшы команда! Бөтен республика һәм аннан читтәге миллионлаган тамашачы һәр матчны кызыксынып күзәтте һәм сезнең өчен җан атты. Исәпнең нинди булуына да карамастан, сез – безнең өчен барыбер чемпионнар! Зиннәтулла Билалетдиновка аерым рәхмәт! Ул безнең 17 нче санлы легенда! Кыска гына вакыт эчендә команданы лидерлар сафына кайтарды. Үзе әйткәнчә, «намуслы хезмәт кенә» «Ак барс»ны финалга китереп җиткерде», – дип язды Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында.

«Ак барс» уенчыларына – көмеш медаль, ЦСКАга Гагарин Кубогы тапшырылып, бер сәгать узгач, Казан клубы уенчыларның җиңелү ачысын ничек кичергәнен күрсәтте. Видеоязмадан күренгәнчә, команданың хәлен белергә «Ак барс» президенты Наил Маганов кына түгел, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә кергән. Зиннәтулла Билалетдинов аны команданың иң тугры җанатары дип атый. Дөрес, сөендерә алмадылар. «Кызганыч, булдыра алмадык. Җиңүгә бик тә якын идек. Аз гына җитмәде. Мин сезгә әйттем: бу адым иң катлаулысы булачак. Үзебезне бугазыбыздан кысып тотарга иде. Шундый итеп кысарга… – ди Билалетдинов һәм нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә. – Яхшысы да күп булды. Миңа калса, бу җиңү лаеклы булачак иде. Димәк, төзәтәсе әйберләр бар әле. Тагын бер кат рәхмәт. Хәзер инде ял итегез».

«Төзәтәсе әйберләр» булгач, Зиннәтулла Билалетдинов бу эш белән үзе шөгыльләнәчәкме? Наил Маганов бу хакта баш тренерның үзеннән сорарга киңәш итте. Клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин да шуннан артыгын әйтмәде. Журналистлар сорау биргәч, остаз үзе дә мәсьәләгә ачыклык кертмәде. «Миңа калса, хәзер бу хакта сөйләшүнең мәгънәсе юк. Вакыт кирәк. Ә теләк миндә һәрвакыт бар. Шул исәптән, ял итү теләге дә», – диде бишенче финалның икенчесендә оттырган Билалетдинов.

«Ак барс» белән өч мәртәбә Гагарин Кубогын яулаган хоккей остасының үз вазыйфасына ничек кайтканын барыбыз да  хәтерли. Башта ул «йолдыз»лардан тупланган команданың бер урында таптануын читтән генә күзәтеп торды. Олег Знарок киткәч, баш тренер булып түгел, ярдәмче вазыйфасында эшләргә ризалашты. Ахырдан исә дилбегәне үз кулына алды. Камчысын да онытмаган булып чыкты. Хоккей җанатарлары көлкесенә кала язган команда Көнчыгыш конференциясендәге ярышны беренче урында тәмамлады. Хәлиткеч финалда оттырып барганда Казан командасы рәттән ике уенда җиңде һәм тамашачыга җиденче очрашуны күрү насыйп булды. Дүртенче мәртәбә Гагарин Кубогын яуларга нибары бер адым җитмәде.

«Команданы кабул итеп алганда, финалга чыгы, җиденче очрашуда гына оттырасыгызны әйтсәләр, ышаныр идегезме?»  –  дип сорады «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе остаздан. «Миңа беркем дә берни дә әйтмәде. Хәлләр бик җиңел түгел иде. Безнең уеннардан канәгатьлек алдым. Финалга кадәр барып җитүебез гаҗәп түгел. Команда җиңәрлек итеп уйнады һәм җиңәргә тиеш  иде. Әмма көндәш тә гади генә команда түгел. Алар да тырышты», – диде ул.

Сезон тәмам, инде киләсе ярышка әзерлек башланды. КХЛдагы командаларда үзгәрешләр башланды. Яңалыклар «Ак барс»та да булачак, әмма күп түгел. Ник дигәндә, берничә хоккейчының гына килешү вакыты чыга. Китүчеләр арасында һөҗүмчеләр Дмитрий Воронков белән Кирилл Петровны телгә алалар. Александр Радулов белән бергә уйнап, осталыгын  тагын да чарлаган Воронковны океан артында көтәләр. Әйтүләренә караганда, «Ак барс» калырга үгетләсә дә, егетның үзен НХЛда сынап карыйсы килә. «Ак барс», ЦСКА һәм «Авангард»та уйнаганда 5 мәртәбә финалга чыгып, бер тапкыр да Гагарин Кубогын кулына алып карамаган Петровның исә Минскига китәсен хәбәр иттеләр. Билгеле булганча, андагы «Динамо»га баш тренер итеп моңа кадәр Казанда эшләп киткән Дмитрий Квартальновны билгеләделәр. Һөҗүмчеләр Кирилл Панюков белән Михаил Глухов та киләсе сезонны башка командада башларга мөмкин.

НХЛда уйнап, ике мәртәбә Стэнли Кубогын яулаган Вячеслав Войнов узган сезонда «Ак барс»ның төп сакчысы булырга тиеш иде. Яхшы гына хезмәт хакы алучы хоккейчы белән ике елга яңа килешү дә төзеделәр. Әмма кыйммәтле уенчы өметләрне аклады дип әйтеп булмый.

Китү ихтималы булган уенчылар арасында сакчылар Динар Хафизуллин белән Василий Токрановны телгә алалар. Икесе дә – Татарстан егетләре. Әмма плэй-оффта чыгыш ясарлык уен күрсәтә алмадылар. Димәк, җиңү өчен яңа егетләрне чакырачаклар.

 

Фото: https://www.ak-bars.ru/


Фикер өстәү