Журналистлар өчен “Гаилә һәм Россиянең киләчәге – 2023” бәйгесе үткәрелә

Максаты – массакүләм мәгълүмат чараларында гаилә, ата-ана һәм балачак темаларын яктыртучы, анализлаучы журналистларның һәм медиа өлкәсе тикшеренүчеләренең һөнәри эшчәнлегенә карата кызыксыну тудыру.

Бәйгегә федераль төбәк, муниципаль һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларында теркәлгән журналистларның, шулай ук вузлар вәкилләренең анкета-заявкалары кабул ителә.
Мөрәҗәгать итүченең анкета-заявкасын тутыру өчен: https://forms.gle/bFLyCin6aTZHNDWGA.
Бәйге турында нигезләмә һәм бу җәһәттән тәфсилле мәгълүматлар белән танышырга мөмкин: https://fap.ru/news-publications-svyatost-materinstva/tpost/cyb3n32f61-startoval-priem-zayavok-na-konkurs-dlya .
Бәйгегә хезмәтләр 25 июльгә кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү