Россиядә ел саен үткәрелеп килүче “Летопись сердец” ватанпәрвәрлек акциясе башланып киткән. Быел ул Бөек Ватан сугышы елларында сәхнә сәнгатенә багышлана.
Шулай итеп, мәктәп укучыларына, 1-10 май чорында үзләренең иҗади хезмәтләрен өч: мәктәп театры (Бөек Ватан сугышы темасына спектакль яки күренеш), җыр (сугыш еллары җырлары), бию (ватанпәрвәрлек тематикасы) номинацияләрендә “ВКонтакте” социаль челтәренә #9маякдш хештегы белән урнаштыру тәкъдим ителә.
Акция кысасында театр сәнгатенең кешегә ничек итеп исән-имин калуына ярдәм итүе, театрларның дәһшәтле сугыш чорын ничек кичерүләре турында сөйләүче видеороликлар әзерләнгән.
Иң яхшы 30 хезмәт “Культурадляшкольников.РФ” порталына урнаштырылачак, ә авторларына сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.