Үз якыныңның фотосурәтен автомобиль тәрәзәсенә яки кием-салымга урнаштырырга мөмкин.
Быел Татарстанда “Үлемсез полк” акциясе башкача форматта узачак. Бу хакта республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева искәртеп үткән.
Аның әйтүенчә, акция башкача уздырылачак. Әйтик, татарстанлылар автомобиль тәрәзәсенә үзенең герое портретын урнаштыра алачак. Моннан тыш акция кысасында кием-салымга, значокка яки махсус бейджга якыныңның фотосурәтен урнаштыру хупланыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat